Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районы фермерларына чәчүлек орлыкның сыйфатын яхшыртасы бар

Авыл хуҗалагы белгечләре әйтүенчә, бер үк төрле технологияләр кулланып, ике төрле - яхшы, элиталы һәм массакүләм репродукцияле начар орлык чәчелгән бер үк басудан алынган уңыш күрсәткече аермасы гектарыннан 15 центнерга кадәр җитәргә мөмкин. Ни кызганыч, райондагы кайбер крестьян-фермер хуҗалыклары моны белгән өстенә, чүп чәчеп яхшы уңыш алырга өметләнәләр.

ТР буенча “Россельхозцентр” филиалының  райондагы бүлегеннән белешүебезчә,  киләсе елда районда чәчү өчен, план буенча 11244 тонна орлык таләп ителә: 3050 тоннасы – уҗым, 8194 тоннасы – сабанашлык культуралары. Язгы чәчүгә  9646 тонна орлык саклауга салынган.

-Шуның 3845 тоннасы, ягъни  40 проценты сыйфатка, авыруларга, амбар корткычларына тикшерелде. Башка хуҗалыкларга да бу анализларны ясатырга вакыт бар әле. Аптырый торган,  районның күпчелек крестьян-фермер хуҗалыклары кырларына  начар сортлы, яки массакүләм репродукцияле орлыклар чәчә. Шунлыктан алар узып баручы 2019 елда, төбәккә яраклаштырылган, ГОСТ таләпләренә туры килгән орлыклар алуда дәүләт ярдәменнән колак кактылар, - ди ТР буенча “Россельхозцентр” филиалының  райондагы бүлеге  начальнигы Фәнил Шәйхетдинов.

Фәнил Шәрип улы әйтүенчә, бүген безнең районда оригиналь һәм элиталы сабанашлык бодае, арпа, солы  орлыкларын Чирмешәндә үстерәләр һәм  саталар. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек  министрлыгы  оригиналь һәм элиталы бөртеклеләр,  азык (кукуруз, күпьеллык үләннәрдән кала), бөртекле-кузаклылар, ярма, техник (шикәр чөгендере, көнбагыш, рапстан тыш) культуралар һәм бәрәңге орлыклары алуга тотылган чыгымннарның бер өлешен  кире кайтаруга бюджеттан субсидия бирә икән. Шуңа күрә, 2020 елда бу уңайдан дәүләт ярдәменнән мәхрүм калмас өчен, хуҗалыкларга бүгеннән үк орлыклар сатып ала башларга киңәш итәләр. 

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев