Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән хуҗалыкларында печән запасы туплыйлар

Печән кырларында "Чирмешән АГРО" җәмгыяте эшне көннән-көн кызулата бара. Биредә 130 тонналап запас тупланган да (план - 239). Күпьеллык үләннәрнең яртысына якыны, 160 гектары чабылган. Башка хуҗалыкларда азык әзерләү темпы мактанырлык түгел әле, күпьеллык үләннәрнең дә 400 гектарлабын гына чапканнар. Быел районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 6714 тонна печән, 37 мең...

Печән кырларында "Чирмешән АГРО" җәмгыяте эшне көннән-көн кызулата бара.

Биредә 130 тонналап запас тупланган да (план - 239). Күпьеллык үләннәрнең яртысына якыны, 160 гектары чабылган.
Башка хуҗалыкларда азык әзерләү темпы мактанырлык түгел әле, күпьеллык үләннәрнең дә 400 гектарлабын гына чапканнар.
Быел районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 6714 тонна печән, 37 мең 669 тонна сенаж хәстәрләү планлаштырыла.
Белгечләр әйтүенчә, күпьеллык үләннәрне нәкъ хәзер чабып, киптереп, саклауга куярга кирәк, бүген үләннәрнең туклыклы матдәләргә иң бай, сыйфатлы, өлгергән вакыты.
Тагын ике меңләп гектарда бөртекле культуралар, кукуруз чәчәсе бар. Кызганыч, бу эшне кайбер участокларның нык юеш булуы тоткарлый.
13 мең 983 гектарда сабанашлык культуралары мәйданнары гербицидлар белән эшкәртелгән (тиешленең 44 проценты), 7740 гектарда тамырдан тукландыру үткәрелгән (26 процент).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: печән запасы хыҗалыклар мал азыгы