Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Бәркәтәдә бюджет ярдәме белән дә ремонтланган биналарга сыерлар кертә башлыйлар

Быел районда сыерлар абзарларын капиталь ремонтлауга республика бюджетыннан чама белән 8 миллион сумга якын акча тотыла. Бу эшкә хуҗалыклар үзләре дә зур өлеш кертә.

Планга, программага кертелгән биш бинада да төп эшләрне инде төгәлләп тә киләләр.

Чирмешәндә “Ф.И. Галимов” крестьян-фермер хуҗалыгының 100 башка исәпләнгән абзарында ишекләр ремонтланган, идән ясалган, башка кайбер  эшләр башкарылган.

“ЧИРМЕШӘНАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ”нең сыерлар асралучы өч бинасында (Югары Кармалкада һәм Бәркәтәдә) төзүчеләр эшли.

Югары Кармалкада 200 башка исәпләнгән бинаның түбәсен калай белән ябарга вакыт җитә, әлегә такта җәяләр. Аннары эчке эшләргә керешмәкчеләр, зур капка да ясыйсы бар. 400 ләп мөгезле эре терлек асраучы бу фермада былтыр да сыерлар абзарының берсендә шул рәвешле капиталь ремонт үткәрелгән.

Бәркәтәдә берьюлы ике корпус яңара, алар якын көннәрдә үк  маллар кертерлек булачак.

Иске Котышта, “Тепсуркаев В.А.” фермер хуҗалыгында бер бинаны калай түбәле иткәннәр, хәзер эчке эшләргә тотынмакчылар.

“Сөлчә”, “ЧИРМЕШӘНАГРО”, “Андреевка” җәмгыятьләрендә, “Гатин Д.М.”, “Фәтхетдинов И.И.” (Кармыш) крестьян-фермер хуҗалыкларында бөртек саклагычлар-складлар төзелде яки өлешчә ремонтланды. Түбәләрен дә яңарталар. Бу объектлардагы әлеге эшләрне башкару чыгымнарының бер өлешен шулай ук дәүләт күтәрә, хуҗалыклар үзләре дә средстволар, материаллар җәлеп итә.

Кармышта “Фәтхетдинов И.И.” крестьян-фермер хуҗалыгында, ремонтны төгәлләп, ул складка бөртек тә салганнар.

-Безнең бөртек саклагычта түбәгә калай ябасы гына калды, эчке якта да күп хезмәт куелды, капкага хәтле яңарды, - ди шул ук Кармыш фермеры Дамир Гатин.

“ЧИРМЕШӘНАГРО”ның бөртек саклау өчен ремонтланган, яңабаштан диярлек төзелгән склады да бик шәп, монда зур-зур машиналар да иркен керә-чыга, бөртек бушата ала. Бюджет акчаларына өстәп, төзелешкә үз средстволары да кулланылган.

Дәүләт силос һәм сенаж траншеялары төзүгә дә акчалата булыша.

Быел “Әккәрәй” җәмгыятендә траншеяларны төзү-монтаж эшләрен тәмамладылар да. Ике траншея – баз ясадылар.

-Дәүләт программасы буенча, районда киләсе елда да дистәләп объектта: сыерлар асралучы биналарда, машина-трактор паркларында, ындыр табакларында капиталь ремонт үткәреләчәк, силос һәм сенаж траншеялары-базлар ясалачак. Аларны барладык та, хәзер килештерү белән шөгыльләнәбез, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Мирзаһит Гатин.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев