Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Бүген “ЧИРМЕШӘНАГРО“да бөртекләрне урып-җыю, уҗым чәчү дә төгәлләнә

“ЧИРМЕШӘНАГРО“да бөртекле-кузаклыларны тулысынча җыеп алдылар, планнан да күбрәк, 1100 гектарда уҗым бодае чәчтеләр.

Бүген бу җәмгыятьтә карабодай җыюга керешмәкчеләр, өлгергәч, 700 гектарда игелүче көнбагышны суктыру да – берничә көнлек эш.

- Быел безгә һава торышы да булыша, - ди “ЧИРМЕШӘНАГРО“җитәкчесе Илшат Гозәеров. - Баштарак кына киптерү агрегатына эш тыгыз булды, аннары коры бөртекне, чистарту белән, складларга урнаштырдык. Киләсе елда чәчәрлек орлык запасыбыз бар, тәҗрибә участокларыннан да сыйфатлы бөртек суктырдык.

Җәмгыять кырларында яхшы уңыш үстергәннәр, көзге бодай гына түгел, сабан бодае да гектардан уртача 31-33 центнер уңыш белән сөендергән. Монда бит яхшы эшкәртелгән җиргә яхшы орлык чәчәләр, үсемлекләрне җәй буе тәрбиялиләр. Әле көзге бодайны да катлаулы ашлама кертеп чәчкәннәр, үзләре алган 80 тонна ашламага 2 миллион сумга якын акча тотылган.

- Язгы бодай бик сирәк елны уңа, - ди Илшат Гозәеров. - Көзге культуралар исә үзен аклый, көзен иртәрәк өлгерә, язга эш күләме кими.

Җәмгыятьтә тиешле мәйданнарның 66 процентын, 2600 гектарлабын эшкәртеп куйганнар. Бу эштә дә районда аларга тиңнәр юк.

Пайлар белән исәп-хисап ясалган. Игенчеләр, механизаторлар тиешле сумманы эш нәтиҗәләренә карап алачак. Түләү начар булмас, күрсәткечләре югары. Өр-яңа “Полесье“да Сергей Борисов һәм Михаил Фадеев 22 мең центнерга якын бөртек суктырганнар. Иске Котыштан Чирмешәнгә килеп эшләүче бу уңганнарга, шик юк, районда да тиешле хөрмәт күрсәтелер.

Шулай ук өр-яңа К-700 тракторында көн саен 100-130 гектар, ә барысы 1100 гектар уҗым бодае чәчкән Александр Беззубов та мактауга лаек, ул эшләгән участоклар соклану уята.

Кырда, ындыр табагында эшләүчеләргә төш һәм кич кайнар аш әзерләнгән. Көне-көне белән ашханә иллеләп кешене тукландырган.

Мал азыгы да иркенләп кыш чыгарлык “ЧИРМЕШӘНАГРО“ның. Бара бит эше.

Район буенча алганда әле тагын 4 мең гектардан бөртеклеләр уңышын җыясы, кимендә 3 мең гектар уҗым бодае чәчәсе бар.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X