Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Беләләр, әмма эшләмиләр, яки техниканы кышкы саклауга куюга игътибар җитми

Шушы көннәрдә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе һәм ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре бергәләп кайбер хуҗалыкларда булып, техниканы кышкы саклауга куюны тикшерделәр, җиңүчеләрне билгеләделәр. Белгечләр әйтүенчә, бүген барлык авыл хуҗалыгы машиналарын, тагылма агрегатларны күтәртеп кую, көпчәкләрен һәм механизмнарын агарту, буяу, ягъни техниканы кышкы саклауга кую буенча барлык...

Шушы көннәрдә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе һәм ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре бергәләп кайбер хуҗалыкларда булып, техниканы кышкы саклауга куюны тикшерделәр, җиңүчеләрне билгеләделәр.


Белгечләр әйтүенчә, бүген барлык авыл хуҗалыгы машиналарын, тагылма агрегатларны күтәртеп кую, көпчәкләрен һәм механизмнарын агарту, буяу, ягъни техниканы кышкы саклауга кую буенча барлык мөһим процедураларны үтәү зарур.
-Бездә дә ел саен техниканы яңартырга мөмкинлекләре булган хуҗалыклар күп түгел, - ди район дәүләт техник күзәтчелегенең баш инспекторы Рифат Гатин.
- Шуңа күрә булганына сакчыл карау мөһим. Механизмнарның пружиналары бушатылган, камералардан һава чыгарылган булырга тиеш. Металлны коррозиядән сак­лау өчен, механизмнарны буярга кирәк. Әлеге таләпләр бик гади, аларны барысы да белә, әмма үтәмиләр генә.
-Авыл хуҗалыгы предприятие­ләренә килгәндә, бу эш "Камалов Р.Ә.", "Серендеев Н.И." хуҗалык­ларында яхшы оештырылган, комбайннар һәм башка авыл хуҗалыгы техникалары саклауга куелган. "Үтәмеш"тә дә бу юнәлештә байтак эш башкарылган.
"Сөлчә" һәм "Күтәмә АГРОфирмасы" җәмгыять­ләрендә дә бу эшкә җаваплы карыйлар. "Кара Чишмә" хуҗалыгында моңа керешеп кенә баралар. "Чирмешәнагрохезмәтләре" бүлекчәләрендә дә исә бу эш сүлпәнрәк бара, - диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альфред Гыйльманов. - Техниканы кышкы саклауга кую буенча җиңүчеләрне дә билгеләдек. Беренче урында "Камалов Р.Ә." хуҗалыгы. "Күтәмә АГРОфирма­сы" - икенче. Аларга акчалата премия дә тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined авыл хуҗалыгы техникасы