Беләләр, әмма эшләмиләр, яки техниканы кышкы саклауга куюга игътибар җитми
Шушы көннәрдә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе һәм ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре бергәләп кайбер хуҗалыкларда булып, техниканы кышкы саклауга куюны тикшерделәр, җиңүчеләрне билгеләделәр.
Белгечләр әйтүенчә, бүген барлык авыл хуҗалыгы машиналарын, тагылма агрегатларны күтәртеп кую, көпчәкләрен һәм механизмнарын агарту, буяу, ягъни техниканы кышкы саклауга кую буенча барлык...