Чирмешән районында “Автобус” операциясе бара
Район дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре бу көннәрдә автобусларга игътибарны көчәйтте. 8 августтан 17 августка кадәр “Автобус” операциясе бара.
Район ГАИ бүлекчәсе белгече Рәзил Фәттахов әйтүенчә, автоинспекция экипажы һәр көнне трассадагы маршрут һәм вахта автобусларын туктатып, аларның техник торышларын тикшерә. Транспорттагы ГЛОНАСС системасы, куркынычсызлык каешлары, автобус йөртүчеләрнең документлары - барысы күз уңыннан уза.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев