Чирмешән районы юлларында “Автобус” профилактик чарасы үтте
Юл хәрәкәте

Чирмешән районы юлларында “Автобус” профилактик чарасы үтте

Үткән атнада районда “Автобус” операциясе төгәлләнгән.

Автобус йөртүчеләр арасында юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау һәм булдырмау максатларында, район юлларында “Автобус” профилактик чарасы үткәрелде.

Операциянең тагын бер максаты - юл хәрәкәтендә катнашучы пассажирларның иминлеген тәэмин итү.

-Тикшерүләр нәтиҗәсендә бер автобус йөртүчесе куркынычсызлык каешын эләктермәгән өчен административ җаваплылыкка тартылды, - диде район дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсенең юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау инспекторы Рәзил Фәттахов.

Үткән атнада район юлларында туктатылган автотранспорт ияләренең берсенең йөртүчесе салмыш хәлдә булуы ачыклана.

-Әлеге кеше моңа кадәр машина йөртү таныклыгыннан да мәхрүм ителгән булган, - дип хәбәр итте автоинспектор.


Нет комментариев