Чирмешән автоинспекторлары җитәкчесе юлда тәртипле йөрүчеләргә рәхмәт әйтте
«Узган биш ай эчендә районда балалар катнашында юл-транспорт һәлакәте теркәлмәде, ләкин республика статистикасы безне сак булырга мәҗбүр итә» – ДАИ бүлеге башлыгы Радик Сәйфетдинов белән әңгәмә.
Җәйге каникуллар – балалар өчен иң кызык, ләкин әти-әниләр һәм ДАИ инспекторлары өчен иң тынгысыз чор. Балалар вакытларын күбрәк урамда үткәрә, мототехникага утыручылары да бар. Аларның гомерен ничек саклап калырга? Ни өчен республика статистикасы борчылырга мәҗбүр итә? Чирмешән районы буенча дәүләт автоинспек- циясе бүлеге җитәкчесе Радик Сәйфетдинов шушы сорауларга җавап бирде.
–Радик Рафаэлович, Татарстанда һәм аеруча безнең районда юлларда хәл ничек?
–Республика буенча 1 июньгә 1106 авария теркәлгән. Саннар шуны күрсәтә: гомуми һәлакәтләр саны кими. Безнең районда, мәсәлән, узган ел белән чагыштырганда, 25 фактка азрак. Ләкин, ни кызганыч, республикада һәлак булучылар саны арткан – 24 кешегә күбрәк. Яраланучылар исә 79га ким. Быел районда 45 юл-транспорт һәлакәте тер- кәлде. Тәртипле йөртүче-ләргә рәхмәт әйтәсем килә: нибары бер авариядә бер кеше яраланды. Ләкин шулай да юлларда бик игътибарлы булырга һәм ашыгырга ярамый. Анализ шуны күрсәтә – нигездә, кеше үлеменә китерүче аварияләр каршы юлга чыгу нәтиҗәсендә була.
–«Каршы юлга» чыгу темасын берничә тапкыр кузгаттыгыз. Бу проблема ни дәрәҗәдә кискен тора?
–Бу бөтен ил өчен зур проблема, шул исәптән безнең район өчен дә. Ел башыннан республикада 78 кара- каршы бәрелеш булган, бу һәлакәтләрдә 39 кеше һәлак булды, 128 кеше авыр яраланды.
Бу – кагыйдәләрне бозу гына түгел, башкаларның гомеренә куркыныч янау. Быел безнең хезмәткәрләр каршы юлга чыгу белән бәйле 104 кагыйдә бозуга чик куйды. Шуларның 74е «халык инспекторлары» ярдәме белән. Искәртәсем килә: әлеге кагыйдәне бозган өчен штраф – 7500 сум, ә кабат бозу очрагында – бер елга машина йөртү хокукынан мәхрүм итү. Әгәр йөртүче өченче тапкыр эләксә, бу ике елга кадәр иректән мәхрүм итү белән җинаять җаваплылыгы.
–Иң авыр темага күчик – балалар. Безнең балалар һәлакәтләргә еш очрыймы?
–2026 елның биш аенда районда балалар катнашында юл бәла-казалары теркәлмәде. Пассажирлар, җәяүлеләр, мототехника йөртүчеләр арасында да. Моның өчен әти-әниләргә һәм йөртү- челәргә рәхмәт. Ләкин җәй әле башланды гына.
Республика статистикасы да тынычландырмый. Татарстанда 2026 елның биш аенда балалар катнашында 153 юл-транпспорт һәлакәте булган: өч баланың гомере өзелгән, 170е яраланган. Бу элекке ел белән чагыштырганда 22 авариягә азрак, ләкин һәлак булган балалар саны шул ук.
–Һәлак булган балаларның күбесе – пассажирлар икән. Димәк, олылар үз балаларын кайгыртмый булып чыга?
–Бу һәр әти-әнинең намусында. Былтыр гомерләре өзелгән 15 баланың 13се пассажир булган. Быел үлгән өч баладан икесе – пассажир. Җаваплылык һәрвакыт кагыйдәләрне бозган йөртүчеләрдә, ләкин тагын бер проблема бар – куркынычсызлыкта экономияләү. Мисал өчен, 28 май көнне Түбән Кама районындагы фаҗига: «Лада» йөртүчесе алдындагы транспортны узып китәргә тырыша, куркынычсызлыкка инанмый. Нәтиҗәдә 5 яшьлек пассажир һәлак булган. Бала автокреслосыз йөртелгән. Ә менә 23 мартта Казанда булган хәл: хатын-кыз идарә итүне югалта, машина әйләнеп каплана. Креслода утырган 5 яшьлек кыз балага берни дә булмый. Тормыш белән үлем арасындагы аерма – бу куркынычсызлык каешы һәм яхшы кресло.
–Күп әти-әниләр «кибеткә 5 минутлык ара, кресло кирәкми» дип уйлый...
–Бу үз-үзеңне алдау. Ел башыннан республикада балаларны йөртү кагыйдәләрен бозган 4413 йөртүче җавапка тартылган. Уйлап кына карагыз: 4413 баланы бәрәңге капчыгы сыман йөрткәннәр. Бәхеткә, районда без бары тик шундый 3 кагыйдә бозуны ачыкладык. Әти-әниләр игътибарына: 2026 елның 9 гыйнварыннан, балалар креслосы булмаган өчен, йөртүчегә штраф 5 мең сумга кадәр үскән. Ләкин эш штраф күләмендә түгел. Балалар креслосы – балагызның исән калу мөмкинлеге.
–Тагын бер җәйге бәла – мотоцикллар, питбайклар һәм скутерлар. Балалар авыл буйлап кагыйдәләрне белмичә чаба...
–Бу каникулларның чире дияр идем. 20 майда Биектау районында 17 яшьлек егет мопед белән каршы юлга чыккан, ауган. Аның 17 яшьлек пассажир кызы шунда ук үлгән, шлемсыз булган. 29 майда Бөгелмә районында 14 яшьлек кыз питбайк белән электр баганасына бәрелгән – һәлак булган.
Хөрмәтле әти-әниләр! Питбайк – транспорт түгел. Бу – ябык трассалар өчен спорт инвентаре. Аңа гомуми кулланылыштагы юлларда урын юк. Мопед белән идарә итү закон буенча бары тик 16 яшьтән һәм йөртүче таныклыгы булганда гына рөхсәт ителә. Әгәр сез балага «куркыныч уенчык» сатып алып, ул һәлакәткә очраса, сез, ягъни әти-әни, РФ Җинаять кодексының 151.2 маддәсе (куркыныч гамәлләргә җәлеп итү) буенча җаваплылыкка тартылачаксыз. Кайбыч районында инде шундый прецедент булды – әти-әниләргә 55 мең сум штраф салганнар.
–Автоинспекция хезмәткәрләре кагый- дәләрне бозган балалар белән ничек эшли?
–Республикада балалар тарафыннан 234 очракта юлда йөрү кагыйдәләрен бозуга чик куелган. Безнең районда – 2 очрак. Андый балаларга карата рапорт төзибез һәм аны балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиядә профилактика исәбенә куябыз. Әти-әниләр РФ Административ бозулар кодексының 5.35 маддәсе (тәрбия бурычларын үтәмәү) буенча җаваплылыкка тартыла – штраф 2000 сумга кадәр. Моннан тыш, мәгълүмат мәктәпкә дә җибәрелә.
Форсаттан файдаланып, шуны әйтәсем килә. Арган хәлдә руль артына утырмагыз (май аенда гына Балык Бистәсе һәм Менделеевск районнарында ике очрак булды, йөртүчеләр юлда йоклап киткән – кешеләр һәлак булган). Балаларга руль артына утырырга рөхсәт итмәгез. Бу фаҗигаләрнең һәрбере бер уйдан башлана: «Минем белән бернәрсә дә булмас әле». Була. Үзегезне һәм балаларыгызны саклагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев