Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән автоинспекторлары июль аенда рейдларга ешрак чыгачак

Район дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре җәйге чорда юлларда балалар куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен профилактик чаралар үткәрә.

-Ата-аналарга, машина йөртүчеләргә алдагы утыргычта 12 яшькәчә һәм арткы утыргычта 7 яшькәчә балаларны бары тик махсус җайланма белән генә йөртергә кирәклеген искәртәбез. Бүгенгесе көндә бу җайланмалар иң куркынычсызы дип исәпләнә. Әлеге кагыйдәне төгәл үтәү улларыгызны һәм кызларыгызны һәлакәтләрдән саклап калырга ярдәм итәр, - ди дәүләт автоинспекциясенең район бүлеге начальнигы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радик Сәйфетдинов.

Шулай ук, 1 июльдән 31 августка кадәр киемнәрдә яктылык кайтаручы элементлар булу, балигъ булмаганнар тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен үтәүне тикшерү буенча даими рейдлар да үткәреләчәк.

Иң мөһиме – җәйге каникул хәвеф-хәтәрсез, тыныч үтсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев