Чирмешәнлеләр салкыннардан шикләнде
Узган атнада район үзәгендә оештырылган ярминкәгә килүчеләр күп булмады. Салкын һава, үзәккә үтә торган коры җил куркытты бугай.
Хәер, бу юлы кием-салым сатучылар да бөтенләй аз иде. Ә менә Әлкидән – яңа тотылган балык, Әлмәттән, Самара якларыннан җиләк-җимеш алып килгәннәр. Бозаулар, каз түшкәләре, сөт эшләнмәләре, ит тә саттылар.
фото: архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев