Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Спорт

Волейбол чемпионатында Бәркәтә “бөркетләре” алда бара

Район оешмалары, учреждениеләре, авыл җирлекләре арасында 15 гыйнварда башланган волейбол буенча чемпионатта ир-атлар командасы ярышлары ахырына якынлаша. Чемпионат җиңүчеләре 23 февральдә билгеле булачак.

Әлегә иң күп очконы (16) Бәркәтә авыл җирлегенең “Бөркет” командасы туплаган. Икенче урында Электр челтәренең - “Энергия” командасы, өченчедә - район башкарма комитетының “Белые совы” волейболчылары. Әле алда берничә уен бар, иң осталар шуннан соң билгеле була.

Иң көчле командалар 30, 20, 15 мең сумлык сертификатлар белән бүләкләнә. Җиңүче командага – кубок, иң яхшы уенчыларга истәлекле бүләкләр тапшырылачак.

Ир-егетләр командалары уеннары тәмамлану белән, хатын-кызлар ярыша башлый. Әлегә чемпионатта катнашырга биш командадан заявка кергән. Хатын-кызлар арасында җиңүчеләр 8 мартта ачыклана.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев