Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Чирмешән районында 2021 елга фаразларны үтәү кыенлашты

Коронавирус инфекциясе таралу куркынычы, төрле чикләүләр, бәя күтәрелү, корылык белән бәйле, быел районда социаль-икътисади хәл начарайды, 2021 елга фаразланган күрсәткечләргә ирешү кыенлашты.

Муниципаль район Советының унөченче утырышында билгеләп үтелгәнчә, районда балалар бик аз туа, читкә китүчеләр күп, халык картая.

Дөрес, икътисадның реаль секторында тулаем территориаль продукт күрсәткече бераз, 2,4 процентка үскән, әмма төп капиталга инвестицияләр күләме 1,1 процентка азайган, хезмәткә түләү фонды бик азга гына арткан, шунлыктан физик затлар кеременә салым да азрак җыелган.

Утырышта 2022-2024 елларда әлеге хәлне, социаль-икътисади күрсәткечләрне яхшырту бурычы куелды, фаразлаулар карарда чагылдырылды.

Депутатлар “Чирмешән муниципаль районы” муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү хыкында да карар чыгардылар, хәзер ул карар дәүләт теркәве узарга, шуннан соң, 2022 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керергә тиеш.

Чирмешән муниципаль районының 2022 елга һәм 2023 һәм 2024 еллар план чорына бюджеты тикшерелеп, аның буенча 2021 елның 6 декабрендә район Советы бинасында, иртәнге сәгать 9да ачык тыңлаулар үткәрергә килешенде, районның финанс-бюджет палатасы рәисе Шәүкәт Гатин докладын тыңлагач, фикер алышкач, бу хакта карар кабул ителде. Киләсе елга бюджетның гомуми керем һәм чыгым күләме 824 миллион 463 мең сум күләмендә, ягъни дефицитсыз фаразлана. 2023 елда әлеге күрсәткеч – 828 миллион 753 мең, 2024 елда 832 миллион 730 мең сумга җитәчәк. Ачык тыңлаулардан соң, депутатлар әлеге мәсьәлә уңаеннан тагын фикер алышып, конкрет бер карарга килергә тиешләр.

Районның 2021 ел бюджетына үзгәреш тә кертелде – өстәмә керемнәр хисабына – бюджетның керем һәм чыгымнары 8 миллион 380 мең сумга арттырылды.

Депутатлар муниципаль районда муниципаль хезмәт турында Нигезләмәне расладылар, Советның моңа кагылышлы, элек кабул ителгән кайбер карарларын гамәлдән чыгардылар.

Утырыш район башлыгы, Совет рәисе Фердинат Дәүләтшин рәислегендә үтте.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X