Яшел чәй картаюдан саклый
Сәламәтлек

Яшел чәй картаюдан саклый

Чамасын белеп эчсәң, ябыгырга да ярдәм итә.

Яшел чәйнең файдасы бик күп. Бу язмада ничек итеп ул организмны яшь килеш озак сакларга ярдәм итүе турында язабыз.

Яшел чәйдә витаминнар, минераль матдәләр, аминокислоталар, шулай ук катехин һәм полифеноллар кебек антиоксидантлар бар. Алар картаю процессын акрынайтырга ярдәм итә.

Шулай ук яшел чәй матдәләр алмашын тәртипкә китерә. Димәк, бу эчемлек, чамасын белеп кулланганда, җыерчыкларны булдырмый, симертми дә. 

Чәй артык ачы булмаска тиеш. Яшел чәйне кайнар килеш түгел, җылы килеш кенә эчәләр.    

чыганак

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев