Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Яшәртә, ябыктыра, хәтерне яхшырта

Чикләвекләр бик күп файдалы үзлекләргә ия.

*Бадәм (миндаль). Клетчаткага һәм Е витаминына бик бай, димәк, тән тиресенең матур һәм сәламәт булуын тәэмин итә. Ябыкканда да файдалы. Аны көнгә 15-20 грамм ашарга киңәш итәләр. Төшке һәм кичке аш арасында яки тамак бик каты ачканда капкалап алырга менә дигән чикләвек.

*Кешью. Мае иң әз булган чикләвек санала, шуңа күрә ябыгучыларга файдалы. Диетик салатларга кешью өстәп җибәрсәгез, файдалы да, тәмле дә булыр. Бу чикләвек йөкле хатын-кызларга бик кирәк, чөнки анда күп күләмдә фолий кислотасы бар.

*Урман чикләвеге (фундук). Кан тамырларының варикозлы киңәюе булганда ашарга киңәш ителә. Шулай ук иммунитетны һәм хәтерне яхшырта, тырнак һәм чәчне ныгыта.

*Әстерхан чикләвеге. Кардиология һәм онкология чирләренә каршы менә дигән чара. Аның составында биотин бар, ә ул чәчләрне ныгыта, коелудан саклый. Йөкле хатын-кызлар бу чикләвекне ашаса, баласында ризыкка аллергия булу ихтималлыгы бермә-бер кими.

*Эрбет чикләвеге. Бөер, бавыр, үт куыгын чистарта. Имезүче хатын-кызларга көнгә 2 аш кашыгы эрбет чикләвеге ашап куярга киңәш ителә, чөнки ул күкрәк сөтен файдалы матдәләргә баета.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев