Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Чирмешәндә - ирләр сәламәтлеге атналыгы: саннар һәм табиб киңәшләре

17 февральдән Россиядә ир-атлар сәламәтлеген саклау атналыгы уза. Табиблар искәртә: үзеңә игътибарлы булу - озын гомерлелек нигезе: моны статистика да раслый.

Район үзәк больницасы мәгълүматларына караганда, былтыр районда яшәүче 6845 кеше диспансерлаштыру узган, шуларның 3009ы - ир-атлар. ПСА (простат-үзенчәлекле антиген) анализын 410 кеше тапшырган. 29 пациентта простата бизенең патологияләре ачыкланган, ә дүртесендә яман шешнең иртә стадиядә билгеле булуы уңышлы дәвалануга исәп тотарга мөмкинлек бирә.

Әмма, белгечләр билгеләп үткәнчә, ир-атлар табибларга сирәгрәк мөрәҗәгать итә, бу хроник авыруларның, бигрәк тә йөрәк-кан тамырлары һәм онкологик авыруларның сиздерми башлануына китерә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, ир-атларның уртача гомер озынлыгы, хатын-кызларныкына караганда, 5-7 елга кимрәк, чөнки аларның 40 проценты, хәтта ачык симптомнар булганда да, поликлиникага килүне соңга калдыра.

Район үзәк больницасының медицина профилактикасы буенча табибы Зилә Минеголова чирмешәнлеләрне биш гади кагыйдәне үтәргә өнди:

1. Даими рәвештә тикшерүләр узыгыз. Диспансеризация авыруны куркыныч стадиягә күчкәнче ачыкларга ярдәм итә.

2. Туклануны һәм авырлыкны күзәтегез. Бил әйләнәсе 94 сантиметрдан арту - матдәләр алмашы бозылу куркынычы турында беренче сигнал.

3. Актив булыгыз. Атнага 150 минутлык кардионагрузкалар инфаркт куркынычын 30 процентка киметә.

4. Йокыгыз туйганчы йоклагыз, начар гадәтләрдән ваз кичегез. Тәмәке тарту һәм алкоголь кан тамырларына һәм репродуктив системага начар тәэсир итә.

5. Нервагызны саклагыз. Стресс, апатия һәм йокысызлык салкын тиюдән дә ким игътибар таләп итми.

- Сәламәтлекне сатып алып булмый, әмма аны саклап калырга мөмкин, - ди Зилә Мисбах кызы. - Активлыгыгызны һәм озак елларга ышанычны саклап калу өчен үзегез турында бүген кайгырта башлагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев