Чирмешән районында 800 тирәсе гектар мәйданнан көнбагыш суктырасы калды
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районында 800 тирәсе гектар мәйданнан көнбагыш суктырасы калды

Район хуҗалыкларында 12745 гектарда игелгән көнбагыш басуларының 11905 гектарыннан уңыш суктырып алынган (тиешленең 93 проценты).

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 22 октябрьгә  алынган мәгълүматлар буенча,  “Әккәрәй”,  “БИО-АГРО”  “Ильхан”  “Сөлчә”  “ЧИРМЕШӘНАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ” җәмгыятьләрендә, “Тепсуркаев В.Ә.” крестьян-фермер хуҗалыгында  бу эшне төгәлләгәннәр. ”ЧИРМЕШӘНАГРО”да тиешле мәйданнарның - 83,  , Күтәмәдәге “Лидер- трейд” җәмгыятендә - 78, “Кара Чишмә”дә – 62 процент өлешеннән комбайннар узган.

Район хуҗалыкларында әлегә барлыгы 16861 тонна көнбагыш суктырып алынган, уңдырышлылык – гектарыннан  14 центнер.

Районда туңга сөреләсе мәйданнарның  36518 гектары эшкәртелгән, тиешленең 89 проценты.


Нет комментариев