Тукай поселогында яшәүче Уңган Гөлҗиһанга 90 яшь тулды
Безнең якташлар

Тукай поселогында яшәүче Уңган Гөлҗиһанга 90 яшь тулды

Аны бу бәйрәме белән балалары, туганнары, шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйләгөл Мохсинова, район социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина һәм Иске Кади авыл җирлеге башлыгы Нәкыйп Мөхтәсимов та котлады.

 – Хөрмәтле Гөлҗиһан Шакир кызы, авыр елларда илебез иминлеге өчен куйган фидакарь хезмәтегез, түземлегегез, балаларыгызга лаеклы тәрбия бирүегез өчен рәхмәт, – диде Ләйләгөл Вагыйз кызы. – Бу бәйрәм көнендә Сезгә чын күңелдән сәламәтлек, бәхет, иминлек телим.

Бу бәйрәм көнендә Сезгә чын күңелдән сәламәтлек, бәхет, иминлек телим: Гөлсирә Шәрифуллина фотосы

Тормыш юлы

Ул район башлыгының котлау хатын укыды, чәчәкләр һәм бүләк тапшырды. Гөлҗиһан Хөсәенова Тукай авылында туып-үскән, яшьли колхозда эшләгән. Яшьтәшләре белән бергә нинди генә эшләр башкарырга туры килми. Сынаулар чиксез була, әмма алар бирешмиләр. Буй җитеп, тормыш корыр вакыт җиткәч, якташыбыз авыл егете Мәүлеткә кияүгә чыга. Алар алты бала үстерәләр (бүген бер уллары гүр иясе). Алар икесе дә колхозда хезмәт куялар. 54 яшендә  ире бакыйлыкка күчкән, Гөлҗиһан апа 52 яшендә алты бала белән тол кала. 

54 яшендә  ире бакыйлыкка күчкән, Гөлҗиһан апа 52 яшендә алты бала белән тол кала: Гөлсирә Шәрифуллина фотосы

«Уңган Гөлҗиһан»

Бүген Хөсәеновларның балалары республиканың төрле шәһәрләрендә яшиләр, ләкин әниләрен ялгыз калдырмыйлар, төп йортка еш кайтып йөриләр. Ә кыш җиткәч, йортны бикләп, әниләрен шәһәргә алып китәләр.

Ә кыш җиткәч, йортны бикләп, әниләрен шәһәргә алып китәләр: Гөлсирә Шәрифуллина фотосы

-Без әнигә бик рәхмәтле. Ул 52 яшендә тол калды, әмма безгә гел терәк булды. Абыйның эш урынында исәнлегенә зыян килгәч, сукырайгач, ул аны да карады. Әниебез искиткеч кеше, бик уңган, аш-суга бик оста, авылдашларга ипиләр дә салып, бавырсак та пешереп бирә иде.  Аның кушаматы да Уңган Гөлҗиһан, - диде Яр Чаллыда яшәүче кызы Резеда. 


Нет комментариев