Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Биш ризык арыганлыкны бетерә

Аларны сез дә рационга кертегез.

Арып-йончып киттегезме, дуслар? Бу - диетаны яңадан карау өчен бер сәбәп. Арыганлыкны бетерә, шатланырга һәм энергияне тулыландырырга ярдәм итә торган ризыклар бар, дип раслый экспертлар.

Банандагы калий арыган вакытта ярдәм итә. Банан ашаганнан соң арыганлык бетә, организмда артык сыекча күләме кими, аппетит һәм битнең төсе яхшыра. Банан кан басымын контрольдә тотарга да булыша. Шулай да “Роспотребнадзор”да, калий югары булган, яки бөер авыруларыннан интегүче кешеләргә банан кулланудан аеруча сак булырга кирәк, дип кисәтәләр.

Арахис В3, В6 витаминнарына, пантотен кислотасына һәм магнийга бай, алар арыганлыкны киметергә ярдәм итә.
Фасоль җепселләргә, углеводларга һәм аксымга бай. Ул - аруны киметә торган ризыкларның берсе. Фасоль кандагы шикәр дәрәҗәсен контрольдә тота һәм аның кинәт сикерүен булдырмаска ярдәм итә.

Салаттан баш тартырга ашыкмагыз. Яшелчәләр матдәләр алмашын сакларга һәм энергия дәрәҗәсен күтәрергә ярдәм итүче мөһим матдәләр белән тулы. Яшелчәләр ару һәм депрессиядән саклаучы файдалы ризыклар рәтендә.

Организмның сусызлануы еш кына арыганлыкның сәбәбе була. Кеше төшенкелеккә бирелгәндә бу - иң яхшы эчемлек. Белгечләр кирәкле энергия дәрәҗәсен саклап калу өчен көнгә ике литр су эчәргә киңәш итә.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев