Сәламәтлек

Акчалата бүләк даруларга тотылачак

Лашман авылында ике баланы дәвалау өчен муниципаль район башлыгы Наил Зарипов аларның әти-әниләренә 50шәр мең сумга сертификатлар тапшырды. Авыл мәдәният йортында оештырылган "Җилкәннәр җилдә сынала" дип аталган чарага аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче һәм сәламәтлекләре белән бәйле проблемалары булган балалаларны чакырганнар. -Район җитәкчесенең бик тә кирәкле, юмарт ярдәменнән тыш, сабыйларны башка...

Лашман авылында ике баланы дәвалау өчен муниципаль район башлыгы Наил Зарипов аларның әти-әниләренә 50шәр мең сумга сертификатлар тапшырды.


Авыл мәдәният йортында оештырылган "Җилкәннәр җилдә сынала" дип аталган чарага аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче һәм сәламәтлекләре белән бәйле проблемалары булган балалаларны чакырганнар.

-Район җитәкчесенең бик тә кирәкле, юмарт ярдәменнән тыш, сабыйларны башка якташларыбыз да сөендерде,- ди авыл китапханәчесе Мәдинә Талипова.

-Нәсел тамырлары Лашманнан булган, бүген Нурлатта яшәүче табибә Әминә Мингалимова утыз балага юыну-гигиена җыелмалары таратты. Авыл җирлеге Советы, "Лашман агрофирмасы" җитәкчелеге һәм район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре дә, рәхмәт яусын, малайларга, кызларга күчтәнәчләр алып килгәннәр.


undefined Игелеклелек

Нет комментариев