Ярминкәләр рубрикасы буенча яңалыклар
-
Бөртек тә, утын да кирәк
Соңгы елларда район үзәгендә ярминкәләрне еш оештыра башладылар. Бу сатучылар, сатып алучылар өчен дә бик уңай күренеш. Кирәк әйберне сайлап алу мөмкинлеге зур. Итнең ниндие генә юк. Аны сатучылар өчен бик җайлы урын да ясап куйганнар. Ярминкәдә мал да сатып алырга була. Элегрәк ярминкәдә төзелеш материаллары, бөртек, печән дә сатыла...
-
Чирмешәндәге ярминкәдә итне сайлап алып була
Яңа суелган сыер һәм дуңгыз ите күп иде узган ярминкәдә, аны 6 урында саттылар. Бәясе бераз үскән, килограммына уртача 240-250 сум сорыйлар. Җитештерү урыны: Чирмешән, Кара Чишмә, Мордва Афонькәсе, Бәркәтә. Каз ите яратучыларга да сайлау мөмкинлеге бар. Югары Чегодайдан Моратшиннар әлеге су кошын күп үстергәннәр. Аның тереләрен 850 сумнан саттылар....
-
Чирмешәндә казлар өлгерде
Үткән атна якшәмбесендә Чирмешәндә оештырылган бәйрәм ярминкәсендә казлар "хуҗа" иде. Әлеге тәмле, диетик итле су кошларының суеп-йолкыган түшкәсен (эченнән-башыннан башка) 1300-1500 сумнан, ә тереләрен 1000 сумнан саттылар. Тере үрдәкләрнең берсе-берсе 330 сумнан "очты". Бу "товарлар", билгеле, безнең кибетләрдә юк. Капчыгын уртача 1000 сумга - югары сортлы он, 450гә - гранулалы...
-
Чирмешән ярминкәсенә Самарадан да килделәр
Чирмешәндә узган соңгы ярминкәдә сатучылар да, алучылар да күп түгел иде. Салкын комачаулады бугай. Бу көнне Самара өлкәсеннән килгән кибет он эшләнмәләрен урнаштырып бетерде диярлек. Алардан төрле пирогларны, күмәчләрне чират торып алдылар. Ярминкәдә 3 айлык (уртача унөч меңгә) - 6 айлык (17 меңгә) бозаулар, өч литрлы банкасы 800 сумга бал...
-
Чирмешән ярминкәсендә үрдәк тә, йорт куяны да саттылар
Чирмешәндә узган атнада булган ярминкәдә яшелчә, мал һәм кош-корт та күп иде. 600-900 сумга йорт куяны, бер-берсен 300 сумга 5-7 айлык үрдәк, 18-20 меңгә бераз симертеп суярлык, 30 меңгә - көр, 12 меңгә бер айлык, кечерәк бозаулар да тәкъдим иттеләр. -Алып килгән бозауларның берничәсен саттым да, - ди Фаил Мөхәммәтҗанов....
-
Үзебездән артканны – сатуга
Мансур Гаязов Әмирдән Чирмешәнгә чия сатарга килгән. Ярминкәгә. Туп-тулы ике чиләк җимешенә хуҗа табылмый калмас. -Быел чиябез бик уңды, үзебезгә алты чиләк җыйдык, берничә чиләген саттык,- ди Мансур. Бүген Чирмешәндә оештырылган ярминкәдә, гомумән, яшелчә, җиләк-җимеш күп иде. Суган һәм бәрәнгене - килосын 35 сумнан, кишерне - 50, помидорны - 60-70,...
-
Бәпкәсен дә, азыгын да саттылар
Узган атнада район үзәгендә оештырылган ярминкәдә килограммын 45 сумнан кыяр, 700-900 сумнан өч литрлы банкада бал, 13-15 меңнән - ике-өч айлык бозаулар, яшь кош-корт, кием-салым, бодай, он, кондитер эшләнмәләре, катнашазык, туң балык, көнкүреш кирәк-ярагы да саттылар. Өйдә һәм ачык һавада үстерергә чәчәкләр, җиләк-җимеш куаклары тәкъдим иттеләр. Берәү тегү машиналарын ремонтка...
-
Алмага ис тә китми
Элек көнчыгыш базарларында гына булган товарлар, ризыклар инде бездә дә ел әйләнәсе бар. Бүген килограммын нибары 30 сумнан агачыннан өзгән генә кебек свежий алманы көн дә ашыйбыз диярлек. Узган ел ярминкәсендә кайберәүләр, юнь булгач, әллә ничәшәр кило алган алма да, җимешләр, туң балык, кием-салым, обойлар, гөлләр, кош-корт азыгы, көнкүреш кирәк-яраклары...
-
Баллы, балыклы бәйрәм
Халыкара хатын-кызлар көнендә Чирмешәндә узган ярминкәдә хәтта кибеттә дә юк товарлар тәкъдим иттеләр. 15-25 мең сумга бозаулар, капчыгын 500 сумнан коры жом, өч литрлы банкада 700-1100 сумга - бал, берсе-берсе 200-230 сумга кызыл тавыклар, бар да бар иде. Бу ярминкәдә балыкның да әллә ничә дистә төрен саттылар, он һәм он...
-
Чирмешәндә бәйрәм ярминкәсе үтте
23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан район үзәгендә бәйрәм ярминкәсе үтте. Көн салкынча булганлыктан, сатып алучылар сәүдә рәтләре янында озак юанмады. Бу көнне үзләренә кирәкле товарны, нигездә, хатын-кызларыбыз - әтиләре, ирләре, уллары өчен бәйрәм бүләге эзләде. Сәүдә мәйданының бер ягында сарык, дуңгыз итеннән шашлык та кыздырдылар. Кием-салым, азык-төлек сатучылардан...
-
Чирмешәнле Җәгъфәр Кәримов балның тәмен белә
Һәвәскәр балчы быел 8 фляг бал аерткан. Бер флягадан 3 литрлы 18 банкалык уңыш чыгуын исәпләсәң, аның умарта кортлары да бик уңган икәнен чамалап була. -Быел кортларым юкә балын күбрәк җыйдылар,- ди Җәгъфәр Бәхтияр улы. - Аннан соң, алар апрель аенда ук урманда, иркендә. Юкәдән дә, чәчәкләрдән дә бал җыялар....
-
Тән җылыны ярата
Үткән атна якшәмбесендә булган ярминкәдә иң үтемле товар - җылы киемнәр иде. Читтән килгән сатучылар кышкы киемнәр, төрле фасон, төрле зурлыктагы киез итекләр тәкъдим иттеләр. Базарда - ярминкәдә 800-1100 сумга - бал, 900гә - тере казлар, капчыгын 1000 сумнан - югары сортлы он, 450дән гранулалы жом алучылар да булды.
-
Бодай бәһале
Халык бердәмлеге көнендә, ягъни 4 ноябрьдә район үзәгендә үткән ярминкәдә бодай да саттылар. Килограммын 9 сумнан. Арышка 7 сум сорадылар. Дөрес, бөртек күп түгел иде, ул башка ярминкәләрдә дә күренми диярлек. Ә менә бал, ит, кием-салым, көнкүреш техникасы, эш кораллары һәр ярминкәдә сайлап алырлык. Берсе-берсе 1000 сумга тере казлар да...
-
Акчаң булса, әйбер бар
Район үзәгендә тагын ярминкә булды. Якшәмбе көнне "Кәрвансарай" янәшәсендәге мәйданда кәбестә, кишер, бал, обойлар, өс, баш, аяк киемнәре, он эшләнмәләре дә саттылар. 25 мең сумга - 9 айлык, 22 меңгә - 5-6 айлык бозаулар, 5 меңгә симез, буаз сарык та тәкъдим иттеләр. Тере казлар да бар иде.
-
Балның бәясе төшә
Хәзер балның өч литрлы банкадагысын 800-900 сумга да алып була. Узган атнада район үзәгендә оештырылган ярминкәдә берәү бу татлы ризыкны шул бәягә сатты. Наталья Гаврилова зуп-зур, симез казларын 1000 сумнан урнаштырды. - Аларны ел да бәбкә килеш алабыз,- ди Казанкадан килгән ханым. - Бер өлешен сатабыз, бер өлешен үзебез ашап...