Ярминкәләр рубрикасы буенча яңалыклар
-
Үзләре үстергәнне саттылар
Узган шимбә ярминкәсендә райондашларыбыз тере карпка хәтле сатты. Кәбестә, каз, бал, бөртек - болар барысы да чирмешәнлеләр үстергән, җитештергән товарлар иде. Авыл хуҗалыгы ярминкәсенә "колхоз"лар да үз продукцияләрен алып чыккан. Мондый чараларда бөртек сатмауларына зар белдерүчеләр, ниһаять, бу көнне канәгать калгандыр. Дәгъва урынлы икән шул: һөнәр училищесы килограммын 5 сумнан...
-
Казлар өлгерде
Узган атнада Чирмешәндә оештырылган ярминкәдә тере мал - бозаулар сатучылар күп иде. Инде суярлык үгез бозауга - 35 мең, кечерәкләренә 16-25 мең сум сорадылар. Берәү бер-берсен 1 мең сумга тере казлар сата. Ярминкәдә яшелчә, җиләк-җимеш үсентеләре, кием-салым да тәкъдим иттеләр. Бу юлы сатучылар азрак килде шикелле.
-
Бал алабыз, бозау кирәкми...
Үткән атна ярминкәсендә, аннан элеккегесендәге кебек, сатучылар да, алучылар да күп түгел иде. Эш вакыты булгангамы, әллә "Кәрвансарай" янәшәсендәге мәйданда азык-төлек сату кимегәнгәме, монда буш урыннар шактый. Бүген берәү 10 килолы - бер чиләк карлыганны - 800, ә икенче бакчачы 5 килолы чияне 300 сумга сатты. Балның 3 литрдагысын 1200...
-
Итле, чәчәкле базар
Узган атнада "Кәрвансарай" сәүдә үзәге янындагы мәйдан чәчәкләргә күмелде. Конкретрак әйткәндә, монда оештырылган чираттагы ярминкәдә бик күпләр чәчәк сатты, бик күпләр аны сатып алды. Чәчәкләр өчен 10-100 сум сорасалар, сыер ите (килограммы) - 230, дуңгызныкы 165-175 сумга сатылды. Яңа суелган свежий ит. Бозаулар, каз бәбкәләре, тавыклар-чебешләр дә (бер-берсе 190 сумнан...
-
Гел эш димәгән
Май бәйрәме ялларында бакчада эшләп арыган халык ярминкәдә кеше күреп, һава сулап, ял итеп кайтты. Чирмешәндә, "Кәрвансарай" янәшәсендәге мәйданда 4 май көнне оештырылган ярминкәдә сыер һәм дуңгыз ите, яшелчәләр, кондитер эшләнмәләре, кием-салым, җир эшкәртү техникасы, обойлар һәм буяулар да саттылар. Бозаулар һәм дуңгыз балалары, тавыклар, чалгы, көрәк саплыклар, чәчәк һәм...
-
Ярминкәләр
Бозаулар, тавыклар, яңа суелган мал ите, он, көрпә, яшелчә, обойлар, көрәк, чалгы саплары, такта, борыс, бал, урын-җир әйберләре, язгы-җәйге өс киемнәре, җиләк-җимеш, кондитер эшләнмәләре һәм башка товарлар да сатылды узган атна ярминкәсендә. Сатучылар да, алучылар да күп иде.
-
24 мартта – ярминкә!
24 мартта - ярминкә! "Кәрвансарай" күпфункцияле сәүдә үзәге мәйданында 24 мартта, якшәмбе көнне ярминкә булачак. Башлана - 8 сәгатьтә. Муниципаль район башкарма комитеты.
-
Бүләккә – тере чәчәк
Халыкара хатын-кызлар көнендә Чирмешәндә оештырылган ярминкәдә иң күп сатылучы товар - тере чәчәк булгандыр. Шәп бүләк бит. Яңа суелган эре мал һәм дуңгыз ите, тавыклар, он, шашлык, кием-салым, тере мал, көнкүреш кирәк-яраклары да тәкъдим иттеләр.
-
ярминкә булачак
23 февральдә - ярминкә! "Кәрвансарай" күпфункцияле сәүдә үзәге мәйданында алдагы шимбә көнне ярминкә булачак. Башлана - 8 сәгатьтә. Муниципаль район башкарма комитеты.
-
Товар да аласың, дусларны да күрәсең
Чирмешәндә яшәүче пенсионер Надежда Владимирова ике атнага бер үткәрелүче ярминкәләрне калдырмый диярлек. - Бүген килосын 170 сумга яңа суелган дуңгыз ите, элеккегесендә халат алдым, - ди ул. - Ә миңа җеп туры килде, кирәк тә иде, - ди Рәхимә апа Газизова. - Ярминкәгә чыгу ярады, Надяны да күрдем. Без бит...
-
Мал да, бал да
Район үзәгендә узган ярминкәдә мал да, бал да саттылар. Симертергә бозауларны алучылар да табылды. "Кәрвансарай" сәүдә үзәге янәшәсендәге мәйданда бу юлы да җылы киемнәр, савыт-саба, келәмнәр, урын-җир әйберләре, ит, көнкүреш кирәк-яраклары тәкъдим иттеләр. Бөртек, фураж сатучылар булмады. Салкын һава куркыттымы, ярминкәдә халык азрак иде.
-
Акчаны санап тормадылар.
Моңа кадәрге ярминкәләрдә халык әлләни күп җыелмый иде. Яңа елга керер алдыннан, 30 декабрьдә үткәнендә исә "Кәрвансарай" сәүдә үзәге янындагы мәйданда керү-чыгу да кыенлашты. Бәйрәмгә дип, халык барын да җыйды - азык-төлеген, бүләген дә. Акчаны кызганмадылар. Ит сатучылар күп иде, яшелчә, бал, он ризыклары, савыт-саба, киез итекләр, җылы кием, тере...
-
Ит тә кирәк, җылы кием дә
Үткән атна якшәмбесендә Чирмешәндә ярминкәгә килгән халыкның күбесе иң элек ит сатылучы рәтләргә үтте. Дөрестән дә, ит сатучылар бер рәт үк иде, алучылар да аз булмады. Сыер итен - 220-230, дуңгыз итен 170-175 сумнан тәкъдим иттеләр. Каз түшкәләренә дә хуҗалар тиз табылды. Казның яңа суелганын гына түгел, каклаганын да алырга...
-
Каз итеме, тай итеме?..
Бүген каз ите дә, тай ите дә табып булмаслык әйбер түгел. Район үзәгендәге соңгы ярминкәдә, ул якшәмбе көнне оештырылды, бер меңгә - тере казлар, килограммын 240 сумнан - сыер ите, 175 сумга дуңгыз ите дә саттылар. Кондитер ризыклары, өс, баш, аяк киемнәре, бозаулар, яшелчә, бал, шашлык та бар иде. Сатучыларның...
-
Кәҗәләр дә бар иде
Район үзәгендәге соңгы ярминкә бик җанлы узды. Шенталадан хәтле берәү сатуга кәҗәләр алып килгән. Кызганыч, бөртек кирәксенүчеләр ярминкәдән бу юлы да буш киттеләр. Сатучылар да, товар алучылар да күп булды бу чарада. Дөрес, нигездә, кием-салым саттылар. Нишләптер, алда язылганча, авыл хуҗалыгы предприятиеләре генә бу юлы үз продукцияләрен алып чыкмадылар. "Сөлчә"...