Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Ярминкәләр

Үзебездән артканны – сатуга

Мансур Гаязов Әмирдән Чирмешәнгә чия сатарга килгән. Ярминкәгә. Туп-тулы ике чиләк җимешенә хуҗа табылмый калмас. -Быел чиябез бик уңды, үзебезгә алты чиләк җыйдык, берничә чиләген саттык,- ди Мансур. Бүген Чирмешәндә оештырылган ярминкәдә, гомумән, яшелчә, җиләк-җимеш күп иде. Суган һәм бәрәнгене - килосын 35 сумнан, кишерне - 50, помидорны - 60-70,...

Мансур Гаязов Әмирдән Чирмешәнгә чия сатарга килгән. Ярминкәгә. Туп-тулы ике чиләк җимешенә хуҗа табылмый калмас.


-Быел чиябез бик уңды, үзебезгә алты чиләк җыйдык, берничә чиләген саттык,- ди Мансур.

Бүген Чирмешәндә оештырылган ярминкәдә, гомумән, яшелчә, җиләк-җимеш күп иде. Суган һәм бәрәнгене - килосын 35 сумнан, кишерне - 50, помидорны - 60-70, кыярны 30-40 сумнан саттылар. Дөрес хәзер алар кибеттә дә шул чама, кайберсе мондагыдан юньрәк тә. Карбызның килосына - 20, кавынга 50-60 сум сорыйлар. Халык ала үзе бу нигъмәтләрне. Кибетләрдә әле бик чыкмады карбыз белән кавын.

Бал да бар иде ярминкәдә, өч литрлы банкадагасы 1200 сум. Аңа чират юк .Бал сатучылар күп быел. Берәүләр - тавыклар, икенчеләре дуңгыз балалары тәкъдим итте, берничә бозау да бар. Кием-салым, бодай көрпәсе, җимешләр, свежий иттә саттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined