Ярминкәләр рубрикасы буенча яңалыклар
-
Туймазы бавырсаклары Чирмешәндәге кебек
Карбызның тәмлергән чагы. Узган ярминкәдә бу татлы җимешне әллә ничә урында саттылар. Берәү аны зур фургонга төяп, Соль - Илецкидан үзе алып кайткан. Бер-берсе, зурлыгына карап, 50, 70, 100 сум торучы карбызларны төнлә генә өзеп алганнар. Тәмле, татлы. Чиләген 180 сумга эре, яңа бәрәңге сатучы Лашман агае да монда озак...
-
Чирмешәндәге ярминкәдә ит күп, эре мал аз иде
Чирмешәндә узган атнада булган ярминкәдә байтак кеше улларына, кызларына мәктәп кирәк-яраклары алды. Монда килосын 30 сумга яңа өлгергән бәрәңге һәм суган, 140 сумга яңа тотылган сазан балыгы, 240 сумга - дуңгыз, 290-310 сумга сыер ите дә саттылар. 40 сумга борай бөртеге дә, капчыгы 1100 сумга югары сортлы он да бар...
-
Чирмешән ярминкәсендә кычкырмый торган кошлар саттылар
Чирмешәндә яшәүче Тәслия апа Мөхәммәтҗанова ике атнага бер үткәрелүче ярминкәгә еш чыга. Бу юлы алма алып килгән. Сатарга дип. Аны үз бакчаларында үстергәннәр. -Шунда бозау да, бөртек тә карарга исәбем. Маллар асрыйбыз,- ди ветеран. -Ярминкәләр булып торсын әле. Түбән Чегодай ветераны быел 80 яшен тутыручы Әхәт абый Рамазанов та район...
-
Чирмешән ярминкәсендә кытай дуңгызларына да хуҗа табылды
Лашманнан Миндар Борһанов бу ярминкәгә узган елгы бәрәңге алып килгән. Ул яхшы кышлаган, үрмәгән дә, эре, йомры. -Былтыр бәрәңгебез бик уңды. Ниндидер яңа сортлар эзләгәнебез юк, орлыкны гел үзебезнекен чәчәбез,- ди Миндар абый. - Хәтта бик корылыклы елларда да бәрәңгесез калмадык. Өч литрлы банкасын 1200 сумга бал сатучы Габбас Дәүләтшин...
-
Бүген бәпкә – иртәгә каз
Чирмешәндә узган ярминкәдә бер-берсен 360 сумга каз бәпкәләре, 230 сумга - бройлер чебешләр, килосы 10 сумга бодай да саттылар. Үрдәк бәпкәләре, кызыл һәм чуар тавык чебешләре, бозаулар, дуңгыз балалары, кош-кортка витаминнар, катнашазык, көрпә дә бар иде. Эшкуарлар сезонлы аяк һәм өс киемнәре, савыт-саба, гөлләр һәм чәчәкләр дә алып килгәннәр. Кондитер...
-
Чирмешән ярминкәсендә орлыкларның ниндие генә юк иде
Чирмешәндә узган атнада булган ярминкәдә килосын 25 сумнан орлык бәрәңгесе яхшы сатылды. Каз, үрдәк бәбкәләре, чебеш алучылар да бар иде. Денистән Хәкимулла Мортазин яшелчә орлыклары белән "алдыра". Бу ярминкәдә килосын 150 сумнан орлык суганы, стаканы 50гә - азык чөгендере орлыклары, кабак төше, тагын әллә нәрсәләр сатты. -Барын да үзем үстерәм,...
-
Чирмешән ярминкәсендә суган орлыгының бәясе төште
Бу көннәрдә халык бакчаларда мәш килә. Яшелчәләр белән бергә, җиләк-җимеш үсентеләре дә утырталар. Ә аларны соңгы ярминкәдә дә әллә ничә урында, төрле сортларын саттылар. Киләсе елда ук уңыш бирәчәк бер төп алмагач өчен уртача - 350, крыжовникка 250 сум сорадылар. Алучылар булды үзе. Карлыган, слива, груша үсентеләре дә бар иде....
-
Чирмешәндәге ярминкәдә үгез бозау "почетта" иде
Район үзәгендә оештырылган узган атна ярминкәсендә чирмешәнлеләр Исаклы ипиен һәм пирогларны чират торып алдылар. Күршеләр бу базарга ике атнага бер килеп, байтак акча эшлиләр. Ярминкәдә балыкның да ниндие генә сатылмады - туңдырганы, тозлаганы, яңа гына тотылганы да. Алды халык әлеге тәмле ризыкны. Мал да күп иде. 4-5 айлык бозаулардан -...
-
Чирмешән ярминкәсендә бәйләнгән чәчәкләр дә саттылар (+ФОТО)
8 март көнне Чирмешәндә үткәрелгән ярминкәдә Лашманнан Наилә Нуретдинова махсус җепләрдән бәйләгән йомшак, бик матур чәчәкләр дә сатылды. Нибары 80 сумлык бу оригиналь бүләк бәйрәм уңаеннан кайсы гүзәл затка да ошамый калмагандыр. -Кызымны бу шөгыльгә Фиалка Гатина җәлеп итте,- ди останың әнисе Дания. - Аерым түгәрәктә шөгыльләнүләре алдагы тормышларында да...
-
Чирмешәндә артык майлы итне яратмыйлар
Александр Егоров бүгенге ярминкәдә арпа сатып алган. Шуңа да бирегә иртүк килгән. Йорт куяннары да бөртексез тиз симерми шул. -Кош-кортны да гел һәм күп асрыйбыз,- ди Саша. - Бүген ярминкәдә бал сатучылар да күп. Әле, мин әйтәм, умарталарны да үземә үрчетә башларга кирәк. Бер авырлдыгы да юк. Шикләнмим, Егоров бу...
-
Чирмешән ярминкәсендә Лениногорск балы, Кукмара киез итекләре саттылар
Узган якшәмбе көн ярминкә өчен бик матур булды. Халык күбрәк азык-төлек, мал, бөртек сатылучы рәтләрдә йөрде. Яңа суелган мөгезле эре терлек итен - 280-290, дуңгыз итен 250 сумнан тәкъдим иттеләр. 4-5 айлык бозаудан - 16 мең, 7-8 айлыгыннан 35 мең сум сорадылар. Алучылар табылды. -Бозау алып булмасмы дип килдек,- ди...
-
Чирмешәндәге ярминкәдә борай ярмасы да бар иде (+ФОТО)
Бу көннәрдә кайберүләр борай бәлешенең тәмлелеген мактап туялмыйдыр. Безнең якларда никтер үгисетелүче бу культурадан пешерелгән ризыклар республиканың төньяк районнарында иң кадерле, иң дәрәҗәле кунаклар килгәндә табын түренә куела. Бүген ярминкәгә борай ярмасын Югары Кәминкәдән алып килгәннәр. Район үзәгендә оештырылган соңгы ярминкәдә күгәрчен сөте генә юк иде. Башка товарлар- сайлап алырлык....
-
Бәркәтә казлары Ижевскига “оча“
Абиевлар быел үз хуҗалыкларында 180 баш каз үстергәннәр. Алар алып килгән "озынмуенлыларның" түшкәләрен халык соңгы ярминкәдә чират торып алды дисәң дә була. -Кечерәкләрен 1000 сумнан, симезрәк дигәннәрен 1300дән сатабыз. Бетте инде, соңгы түшкәләре - өйдә үзебезгә генә калды. Май аенда бәпкә килеш алган идек, бәрәңге, фураж ашатып үстердек, - диде...
-
Чирмешәндә иткә акча кызганмыйлар
Чирмешәндә үткән атнада булган ярминкәдә ит кирәксенүчеләрнең кайберләре буш кул белән китте, бу ризык иртән үк сатылып бетте. Бүген итнең килограммы 240-250 сум тора. Сыер яки дуңгыз ите булмаса, каз ите дә бик ярый. Аның түшкәсен - 1400, эче-башын 200 сумга тәкъдим иттеләр. Үзең үстергән тәмле һәм бәрәкәтле, санап та...
-
Чирмешәндәге ярминкәдә киез итекләр күп сатылды
Узган ярминкәдә тере казлар эзләүчеләр булса да, аларны сатучылар юк иде. Ә менә каз түшкәләрен 1300 сумнан тәкъдим итүчеләр булды. 15 мең сумга 4-5 айлык бозаулар да алып килгәннәр. Бәя белән кызыксынучылар күп булса да, алучылар аз иде. Берничә эшмәкәр катнашазык, коры жом, көрпә сатты. Бал яратучыларга да сайлап алу...