Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Ярминкәләр

Балның бәясе төшә

Хәзер балның өч литрлы банкадагысын 800-900 сумга да алып була. Узган атнада район үзәгендә оештырылган ярминкәдә берәү бу татлы ризыкны шул бәягә сатты. Наталья Гаврилова зуп-зур, симез казларын 1000 сумнан урнаштырды. - Аларны ел да бәбкә килеш алабыз,- ди Казанкадан килгән ханым. - Бер өлешен сатабыз, бер өлешен үзебез ашап...

Хәзер балның өч литрлы банкадагысын 800-900 сумга да алып була. Узган атнада район үзәгендә оештырылган ярминкәдә берәү бу татлы ризыкны шул бәягә сатты.

Наталья Гаврилова зуп-зур, симез казларын 1000 сумнан урнаштырды. - Аларны ел да бәбкә килеш алабыз,- ди Казанкадан килгән ханым. - Бер өлешен сатабыз, бер өлешен үзебез ашап рәхәтләнәбез. Башка эре мал да асрыйбыз, аларны да сатуга чыгарабыз.
Бүген ярминкәдә кәбестә дә яхшы үтте. Ивашкинодан алып килгәннәр аны. Бу яшелчә теләү­челәргә җитми дә калды. Суыта башлаганны ныклап тоябыз, шуңа күрә күпчелек бүген җылы өс, аяк, баш киемнәре, киез итекләр дә сайлады. Киләсе елны кайгыртып, үсентеләр дә алдылар. Симертерлек бозаулар да бар иде.
Малчылар да акча белән кайтып киттеләр. Сыер итенең килограммына 240-220 сумны күпсенмәделәр, 165-170 сумга дуңгыз ите дә кирәксенделәр. Дөрес, дуңгыз итенә сорау зур түгел.
Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined