Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Ярминкәләр

Чирмешәндә бәйрәм ярминкәсе үтте

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан район үзәгендә бәйрәм ярминкәсе үтте. Көн салкынча булганлыктан, сатып алучылар сәүдә рәтләре янында озак юанмады. Бу көнне үзләренә кирәкле товарны, нигездә, хатын-кызларыбыз - әтиләре, ирләре, уллары өчен бәйрәм бүләге эзләде. Сәүдә мәйданының бер ягында сарык, дуңгыз итеннән шашлык та кыздырдылар. Кием-салым, азык-төлек сатучылардан...

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан район үзәгендә бәйрәм ярминкәсе үтте.

Көн салкынча булганлыктан, сатып алучылар сәүдә рәтләре янында озак юанмады. Бу көнне үзләренә кирәкле товарны, нигездә, хатын-кызларыбыз - әтиләре, ирләре, уллары өчен бәйрәм бүләге эзләде. Сәүдә мәйданының бер ягында сарык, дуңгыз итеннән шашлык та кыздырдылар.
Кием-салым, азык-төлек сатучылардан тыш, Шенталадан берәү бал тәкъдим итте - 3 литрлы банкасын 700 сумнан. Мал сатучылар 6 айлык бозаулар өчен 17-18 мең сум сорады. Терлек азыгы - киптерелгән жомның капчыгын 500 сумнан алып чыкканнар. Ярминкәдә бәяләре 200-230 сумнан яшь тавыклар да бар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ярмарка