Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Ярминкәләр

Чирмешәнле Җәгъфәр Кәримов балның тәмен белә

Һәвәскәр балчы быел 8 фляг бал аерткан. Бер флягадан 3 литрлы 18 банкалык уңыш чыгуын исәпләсәң, аның умарта кортлары да бик уңган икәнен чамалап була. -Быел кортларым юкә балын күбрәк җыйдылар,- ди Җәгъфәр Бәхтияр улы. - Аннан соң, алар апрель аенда ук урманда, иркендә. Юкәдән дә, чәчәкләрдән дә бал җыялар....

Һәвәскәр балчы быел 8 фляг бал аерткан. Бер флягадан 3 литрлы 18 банкалык уңыш чыгуын исәпләсәң, аның умарта кортлары да бик уңган икәнен чамалап була.

-Быел кортларым юкә балын күбрәк җыйдылар,- ди Җәгъфәр Бәхтияр улы. - Аннан соң, алар апрель аенда ук урманда, иркендә. Юкәдән дә, чәчәкләрдән дә бал җыялар.
Берничә ел элек, ул чакта уйнап кына дигәндәй умарта тота башлаган Кәримов аларның оя санын егермегә үк җиткергән. Бүген инде ул шактый тәҗрибә туплаган, бу эшнең нечкәлекләренә төшенгән белгеч. Башкаларга да киңәш бирерлек умартачы.
Җәгъфәр абыйлар нәселендә элек умартачылар булмаган. Аны бу тармакка алып керүче кеше - Семен Плотников - хезмәттәше. Милициядә озак еллар бергә эшләгәннәр. - Ул - беренче укытучым,- ди Кәримов, инде мәрхүм остазы турында. - Аннары Рәҗәп абый Төхфәтуллиннан "дәрес" алдым, еш киңәш сорадым. Яшермим, элегрәк мин бу өлкәдә берни белмәгәнмен, тәҗрибәм юк иде.
Соңгы берничә ярминкәдә дистә-дистә банка бал саткан Җәгъфәр Кәримов әйтүенчә, умарта кортлары көндәлек игътибар, яхшы тәрбия сорый. Кайчак, чир чыгып, алар оялары белән үлеп китә, аерылып китә, яисә балны аз бирә.
Унике ел стажлы оста аны балда "йөздерүче" кортларын кышкы чорда, махсус ясалган җылы урынга "яшерә". Гадәттә, Кәримовның умарта кортлары салкыннардан зыян күрми.
Гадәттә, бал кебек татлы, бәяле дә ризыкны таныш умартачыдан алырга тырышалар. Җәгъфәр Бәхтияр улының да үз клиентлары күбәя бара. Бүген мин дә, ярминкәгә барып, аңардан алдым юкә балын.
Ярминкәдә бал бәясе көзге вакыттагыдан нык юнәйде. Узган якшәмбедә аның өч литрлысын 700-800 сумга да тәкъдим иттеләр. Кибеттә ул бераз кыйммәтрәк. Шунысы да бар, билгеле, яхшы, тәмле бал юнь тормый. Начар булса, Җәгъфәр абый кебекләр шикәр белән генә чәй эчәрләр иде, алар үзләре дә балны өстәлдән төшермиләр.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ярминкәләр

2
X