Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Ярминкәләр

Бөртек тә, утын да кирәк

Соңгы елларда район үзәгендә ярминкәләрне еш оештыра башладылар. Бу сатучылар, сатып алучылар өчен дә бик уңай күренеш. Кирәк әйберне сайлап алу мөмкинлеге зур. Итнең ниндие генә юк. Аны сатучылар өчен бик җайлы урын да ясап куйганнар. Ярминкәдә мал да сатып алырга була. Элегрәк ярминкәдә төзелеш материаллары, бөртек, печән дә сатыла...

Соңгы елларда район үзәгендә ярминкәләрне еш оештыра башладылар. Бу сатучылар, сатып алучылар өчен дә бик уңай күренеш. Кирәк әйберне сайлап алу мөмкинлеге зур. Итнең ниндие генә юк. Аны сатучылар өчен бик җайлы урын да ясап куйганнар. Ярминкәдә мал да сатып алырга була.


Элегрәк ярминкәдә төзелеш материаллары, бөртек, печән дә сатыла иде. Теләге булган кеше, аларны да сатып алды. Кызганыч, хәзер авыл хуҗалыгы предприятиеләре ярминкәгә чыкмыйлар. Юкса, районда күмәк һәм крестьян-фермер хуҗалыклары да бар. Район газетасы битләрендә аларның кайберләрендә яхшы уңыш алдылар дип тә язалар. Күтәмә, Лашман, Иске Үтәмеш, Иске Кади авылларындагы җәмгыятьләр турында сүз бара. Ниш­ләптер алар ярминкәгә үз продукцияләрен алып килеп халыкка тәкъдим итмиләр?! Кирпеч, такта да бүген дефицитка әйләнде. Кайчандыр кирпеч заводы, урман хуҗалыгы да ярминкәләрдә үз товарларын саттылар. Юкса, утын алып чыксалар да сатып алучы табылыр иде. Чөнки әле байтак кеше мунчаларын утын ягып җылыта.

Киләсе ярминкәләребездә бәлки бу теләкләрне дә игътибарга алырлар, безнең тәкъдимнәр тормышка ашар, дип өметләнәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән ярминкәләр