Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Күтәмә халкы яман истән зарлана

Төнлә, бәйрәм, ял көннәрендә аеруча, Күтәмәгә яман ис тарала, тынны кыса. Каян икәне билгеле, нефть объектларыннан. Авыл җыенында әлеге мәсьәлә – проблема уңаеннан экологларга мөрәҗәгать итәргә килештеләр.

-Килсеннәр, үлчәсеннәр, тикшерсеннәр, - диде район башлыгы Фердинат Дәүләтшин да.

Сәламәтлек бик кадерле. Бүгенге җыенда коронавирустан саклану кирәклеге хакында да кабат искә төшерделәр.

-Көтеп торырга вакыт калмады, зинһар, вакытында прививка ясатыгыз, - диде район җитәкчесе. -Ковидның яңа штаммы тиз тарала. Әгәр укол кадатсагыз, чирне ансатрак кичерергә, хәтта сизмәскә дә мөмкин. Бүген терлекләрдә вируслы, йогышлы авырулар турында да әйтелде. Моңа да җаваплы, игътибарлы караш сорала, без башка өлкәләр чигендәге район, күршеләрдән терлек сатып алуга чикләүләрне аңлап кабул итик.

Фердинат Дәүләтшин тулаем, Күтәмә авыл җирлеге  Советының 2021 елдагы эшенә яхшы бәя бирде, районда һәм республикада төрле программаларның гамәлгә ашуын әйтте.

Авыл урамнары кардан вакытында чистартыла. Өмәләр үткәреп, чиркәү тирәсендәге территорияне матурладылар. Әле күптән түгел генә башлык итеп сайланса да, Самат Нуриәхмәт улы Хәйруллин халык мөрәҗәгатьләренә бик  игътибарлы, ничек тә чара күрергә тырыша, диделәр. Аңа булышырга тиешбез.

Җирлек башлыгының отчет чыгышында билгеләп үтелгәнчә, 2019 һәм 2020 елларда, программа буенча, өч кече ферма төзелгән. Иң күп сөтне алар сата. 2021 елда Николай Меркурьев хуҗалыгы – 17 мең 757, ә Владимир Губеровлар 14 мең 774 килограмм сөт тапшырганнар. Кызганыч, Күтәмәдә савым сыерлары – 35, шулар белән бергә, мөгеле эре терлекләр 60 кына баш икән.

Авылда 116 кеше нефтьчеләрдә хезмәт куя.

Өмәләр еш үткәрелгән. Бу эштә нефтьчеләр дә нык булыша. Өмәләрдә катнашучыларга җирлек башлыгы рәхмәт белдерде. Үзсалым акчаларын урамнарны, территорияне чисталауга, мәктәп бинасы каршын -  фасад өлешен коймалауга һәм башка максатларга тотканнар.

Җыенда авыл мәдәният йортының капиталь ремонтланачагы турында да ишеттек.

“Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” исемле федераль программа нигезендә үзәк – Клубная урамы буенча тротуар ясыйлар. 1100 метр араның 334 метры эшләнгән, калганы быел башкарылачак. Җиңү паркын төзекләндерү, сугышта һәлак булганнар һәйкәлен үзгәртеп кору өчен проект-смета документлары эшләнгән.

Быел балалар уен мәйданчыгы төзергә дә хыялланалар.

Кызганыч, былтыр бер бала да тумаган, ә 6 кеше үлгән.

“КүтәмәАГРО” фирмасы пайчылар белән исәп-хисап ясаган.

Берәү күмәк хуҗалыкларда җир эшкәрткән өчен түләү  расценкалары  белән кызыксынды. Әлеге сорауга район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Мирзаһит Гатин түбәндәгечә җавап бирде:

-ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы ел саен расценкалар тәкъдим итә, техника төрләре үзгәреп тора бит, без аларны райондагы барлык авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә җиткерәбез.

Шәхси эшмәкәр Владимир Поляковны да телгә алдылар. Мәктәпкә һәм балалар бакчасына даими булыша, бүләкләр белән сөендерә ул. Үзенең ДТ-75 тракторы белән урам юлларын кардан чистартуда да ярдәм итә.

Бүгенге чара азагында төрле тармакларда эшләүче авыл уңганнарына бүләкләр дә тапшырылды.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев