Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Чирмешән районында объектларның торышын тикшерәләр

Бу көннәрдә район һәм кайбер оешмалар җитәкчеләре, белгечләре, авылларга барып, объектлар торышын, аларның ничек файдаланылуын тикшерәләр.

   Торак пунктлардагы мәктәпләр, ФАПлар, мәдәният йортлары, кибетләр, башка биналарның ничек файдаланылуы, авыл хуҗалыгындагы хәл, санитар чисталык – барысы да игътибардан читтә калмый.

   Районның яңа җитәкчесе Рамил Айбатов өчен бу район, урыннардагы җитәкчеләр, халык белән танышу, проблемаларны ачыклау өчен уңайлы форсат та.

   Иске Үтәмеш, Ульяновка, Яңа Кади, Мордва Афонькәсе, Шешминка авыл җирлекләрендә мондый чара үткән дә.

   - Объектларның хуҗалары, аларны файдаланучылар биналарны төзек, чиста тотарга бурычлылар. Кемдер килеп кисәтү ясаганны көтмәскә кирәк, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Рамил Айбатов. – Комиссия башка торак пунктларда да булачак, аннары район үзәгендәге оешмалар, предприятиеләр, учреждениеләр эшчәнлеге белән танышырга планладык.

Михаил Фадеев фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X