Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Советлар һәм тормыш

Татарстан Премьер-министры урынбасары чирмешәнлеләргә кече бизнес өлкәсенә дә игътибарны арттырырга кушты

Бүген Чирмешән муниципаль район Советының дүртенче чакырылыш 51 нче утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин да катнашты.

Хөрмәтле ветераннар

Сессия башланыр алдыннан район мәдәният йорты фойесында якташларыбыз әзерләгән күргәзмәләрне караганнан соң, Рөстәм Нигъмәтуллин һәм район башлыгы Рамил Айбатов өч якташыбызга – тыл хезмәтчәннәренә “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы” юбилей медальләре тапшырды. Шулай итеп әлеге дәүләт бүләгенә Түбән Чегодай авылыннан Гариф Ибраһим улы Ибраһимов, Әккәрәй авылыннан Анастасия Яковлевна Кирилова, Лашманнан Рәвгать Кашап улы Сәлахов ия булдылар.

- Гел колхозда эшләдем, урман да кистем. Нужаны күп күрдек. Ирем белән биш бала үстердек, кызганыч, тормыш иптәшем, ике балам мәрхүм инде, - диде Анастасия Кирилова.

Гомумән, районыбызда Бөек Ватан сугышы елларында халык хуҗалыгының төрле тармакларында тылда яшьли хезмәт иткән барлыгы 74 якташыбызга шундый медаль тапшырылачак.

Һәр тармакка – җентекле анализ

Сессиядә төп доклад белән район башлыгы Рамил Айбатов чыгыш ясады. Аның чыгышы районның үткән елдагы үсеш нәтиҗәләренә һәм 2025 елга билгеләнгән бурычларга багышланган иде.

-2024 ел йомгаклары буенча районда тулаем территориаль продукция күләме 48 миллиард 800 миллион сум тирәсе тәшкил итте. Узган ел йомгаклары буенча, социаль-икътисади үсеш рейтингында 45 муниципаль берәмлек арасында 29 нчы урыннан 17 нчегә күтәрелә алдык. Авыл хуҗалыгы өлкәсендәге тулаем продукция күләменең 87 проценты үсемлекчелеккә, 13 проценты терлекчелек өлкәсенә туры килә. Районыбыз хуҗалыкларында тулаем 87,6 мең тонна бөртек суктырылды, уңдырышлылык гектарыннан 25,4 центнер тәшкил итә. Бүген терлекчелектә төп максатыбыз - маллар санын һәм аларның продуктлылыгын арттыру.

2024 елда 25 федераль һәм республика программалары буенча райондагы 50 объектта 1 миллиард 600 миллион сумлык төзелеш һәм капиталь ремонт эшләре башкарылды, - диде район җитәкчесе кайбер саннарга тукталып.

Рамил Тәлгать улы районыбызда төрле бурычларны тормышка ашыруда даими ярдәм итеп торучы “Татнефть” компаниясенә рәхмәтен ирештерде. Соңгы ике елда әлеге җәмгыять районның социаль-икътисади үсешенә 190 миллион сумнан күбрәк акча юнәлдергән.

Әлбәттә, ярдәм гел кирәк. Әнә район үзәгендә су чистарту корылмаларын төзү өчен проект-смета документлары әзер, ә моны башкару өчен 300 миллион сум акча таләп ителә. Күләмле эш, дәүләт булышлыгыннан башка булмый. Районда демографик хәлгә дә тукталды Рамил Айбатов: туучыларга караганда үлүчеләр күп.

-Быел Бөек Җиңүнең 80 еллыгын үткәрәбез. Ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә аерым игътибар бирә торган, хөрмәт күрсәтә торган ел, - диде ул. -80 еллык белән бәйле, Чирмешән мемориаль үзәге бинасын капиталь ремонтлауда республика җитәкчелегеннән ярдәмгә өметләнәбез.

Район башлыгы районыбыздагы халык хуҗалыгының барлык тармаклары эшчәнлегенә тукталды.

-Безнең бар максатыбыз – район халкының тормыш-көнкүреш дәрәҗәсен, тормыш сыйфатын күтәрү, - дип тәмамлады чыгышын ул.

Доклад буенча фикер алышуларда район Советы депутаты, Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәвгать Фәттахов, “БИО-АГРО” җәмгыятенең финанс директоры Алмаз Хәсәнов чыгыш ясадылар.

Фикер алышулардан соң сүзне ТР Премьер-министры урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин алды.

-Әүвәл, республика җитәкчелеге исеменнән махсус хәрби операция зонасындагы сугышучыларга ярдәм итүче һәр чирмешәнлегә рәхмәтемне белдерәм. Егетләр, иң мөһиме, гаиләләре, туганнары янына җиңү белән исән-сау кайтсыннар. СВО зонасындагыларга ярдәм итү сезнең районда югары дәрәҗәдә оештырылган, - диде ул. –Районда терлекчелек, кече һәм урта бизнес өлкәләренә игътибарны арттыру зарур. Моның өчен резервларыгыз бар.

Рөстәм Камил улы райондагы демография мәсьәләләренә, медицина өлкәсен кадрлар белән тәэмин итү, юл хәрәкәте, янгын куркынычсызлыгы өлкәсенә кагылышлы проблемаларга да тукталды.

-Сезгә, районыгызның социаль-икътисади үсешенә керткән өлешегез өчен, һәрберегезгә бик зур рәхмәт, - диде Казан кунагы җыендагыларга мөрәҗәгать итеп.

Бүләкләргә лаек якташлар

Сессия утырышы ахырында Рөстәм Нигъмәтуллин һәм район башлыгы Рамил Айбатов якташларыбызга дәүләт бүләкләре тапшырдылар. Әккәрәй авылыннан биш бала әнисе Ирина Петровна Мензелинаны “Ана даны – Материнская слава” медале белән бүләкләделәр.

“ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыяте машина йөртүчесе Җәүдәт Самат улы Җиһаншинның хезмәтен дә югары бәяләгәннәр: аңа Татарстан Республикасының “За доблестный труд” медале тапшырылды.  

ТР буенча “Россельхозцентр үзәге”нең райондагы бүлеге начальнигы Фәнил Шәрип улы Шәйхетдиновка “Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре”, райондагы “Мәрхәмәтле йөрәк” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” директоры Фирдәвес Мәсхүт кызы Морадыймовага “Татарстанның атказанган социаль яклау хезмәткәре” мактаулы исемнәре бирелде.

Сессия утырышында “Чирмешән урманчылыгы” җитәкчесе урынбасары Әлфинур Зәкәрия кызы Җиһаншинага - Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының Рәхмәте, ә Иске Үтәмеш башкарма комитетының әйдәүче белгече  Зөлфия Минрахман кызы Суфияновага ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты тапшырылды.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары.

Илсөяр Гайнетдинова видеолары.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев