Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Чирмешән район Советы киләсе һәм 2025, 2026 еллар бюджетын раслады

Муниципаль районның киләсе һәм 2025, 2026 елларга бюджеты расланды. Советның чираттагы утыз тугызынчы утырышында бу хакта карар кабул иттеләр.

Район башлыгы, район Советы рәисе Рамил Айбатов рәислегендә үткән утырышта бу мәсьәлә уңаеннан районның финанс-бюджет палатасы рәисе Шәүкәт Гатин чыгыш ясады.

2024 елга муниципаль район бюджетының керемнәре һәм чыгымнары тәңгәл, ягъни бюджет дефецитсыз, аларның фаразланган гомуми күләме 1 миллиард 36 миллион 890 мең сум күләмендә расланды.

2025, 2026 елларга бюджет 1 миллиард 53 миллион 146 мең һәм 1 миллиард 56 миллион 873 мең сум булыр дип фаразлана, ул шулай ук дефицитсыз.

-Казна акчаларына гына ышанып тормыйча, грантларда да катнашырга кирәк, - диде Шәүкәт Гатин. -Быел, әйтик, район оешмалары, учреждениеләре “Татнефть” җәмгыяте аша тулаем 50 миллион сум грант акчасы оттылар.

Доклад буенча фикер алышуларда катнашкан районның контроль-хисап палатасы рәисе Рамил Әхмәдуллин, район Советының икътисади сәясәт һәм бюджет буенча даими комиссиясе рәисе, депутат Әбүзәр Мортазин бюджет проектын хуплауларын, аның реаль булуын әйттеләр. Аннары әлеге мәсьәлә буенча карар кабул ителде.

Бүгенге утырышта район башкарма комитетының 2024 елга җирле әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итүгә бюджет ассигнованиеләре бүлеп бирү турында муниципаль район Советына мөрәҗәгате каралды, аның буенча карар чыгарылды.

Депутатлар Советының район территориясендә муниципаль торак контролен гамәлгә ашыруга кагылышлы, 2021 елның 30 сентябрендә кабул ителгән 63 нче карарына үзгәрешләр керттеләр, “Түбән Кармалка авыл җирлеге” муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләрен расладылар. Район территориясендә җир контроле турында Нигезләмәгә, 64 нче ул карар 2021 елның 30 сентябрендә чыгарылган, хакында карарга да үзгәрешләр хупланды.

Утырышта Советның районда муниципаль хезмәт турында 2021 елның 18 ноябрендәге 76 нчы карарына үзгәрешләр кертүгә кагылышлы карар өчен дә бертавыштан тавыш бирделәр.

Районның җирле үзидарә органнары муниципаль хезмәтләренә класс чиннары бирү һәм аттестацияләү үткәрү тәртибе турында Нигезләмәләр дә расланды, ягъни алар буенча 2022 елның 31 мартындагы 101 нче карар да үзгәрешләр кичерде.

Районда муниципаль хезмәткәрләрнең эш бирүче вәкиле сыйфатында коммерциячел булмаган оешмалар белән идарә итүдә бушлай катнашуга рөхсәт алу тәртибе турында Нигезләмә карары, ул 2017 елның 16 августында 108 нче сан астында расланган булган, көчен югалткан дип табылды.

Утырышта муниципаль район Советының 2024 елга эш планы да расланды.

Кадыйр Гомәров фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев