Чирмешән районына республика күрсәткечләренә җитү өчен нык тырышырга кирәк
Район узган елда авыл хуҗалыгында уртача хезмәт хакы күләме буенча республикада 26 нчы урында гына. “БИО-АГРО”да ул 40 мең сум тирәсе булса, “Күтәмә АГРОфирмасы”нда һәм “ЧИРМЕШӘНАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ” җәмгыятендә 20 мең сумнан күп түгел.
Чирмешән муниципаль район Советының унҗиденче утырышында катнашкан кунак – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров районда хуҗалык итүнең кече формаларын үстерүдә эшнең әлегә йомшаграк баруын әйтте.
Бер гектар сөрүлек җиргә бүлеп исәпләгәндә керем, үсемлекчелек күрсәткечләре дә мактанырлык түгел. Грант алуга конкурсларда катнашучылар бик аз. Техниканың шактый өлеше яңартуга мохтаҗ. Хәтта башкалардан куәтлерәк саналган. “Ильхан”, “Әккәрәй” хуҗалыкларында да малларның баш санын нык арттырырга, таналар алырга кирәк.
Министр район күрсәткечләрен республика буенча уртача күрсәткечләр белән чагыштырып чыгыш ясады. Кызганыч, нәтиҗә безнең файдага түгел.
Тулаем алганда Марат Җаббаров, төрле өлкәләрдә хезмәтләре өчен, чирмешәнлеләргә рәхмәт әйтте.
Отчет утырышына кадәр министр Лашмандагы “Чирмешән” кооперативында булды. Биредә үзләрендә чалып, халыктан да сатып алып, мөгезле эре терлек, сарык итеннән төрле эшләнмәләр: пилмән, тутырма, фарш җитештерәләр. Инде колбаса ясау җиһазларын да кабыздылар. Ул көне-көне белән 500әр килограмм ясала.
-Җиһазларны грант акчаларына алдык, - ди кооператив җитәкчесе Альфрит Хәйрисламов. -2021 елда керемебез 1 миллион 500 мең сумлык булды. Быел бу күрсәткеч кимендә ике тапкыр үсәчәк. Продукциябез хәләл, аны бүген 5 район халкына тәкъдим итәбез. Якын көннәрдә үзебездә үк кибет ачарга да исәп бар. Бездә 13 кеше эшли.
Кооператив җитәкчесес министрдан ит ташу өчен автомашина алуда булышлык сорады, Марат Җаббаров бу мәсьәләне өйрәнәчәген белдерде.
Капиталь ремонттан соң ачылган “Яшьтәш” яшүсмерләр клубын да карады министр. Биредә төрле түгәрәкләр, секцияләр эшләячәк. Үсеп килүче буын сәләтен үстерсен, файдалы шөгыль тапсын өчен кабинетларда байтак җиһаз куелган. Чүлмәкчелек һөнәре һәм керамика, рәсем сәнгате, дизайн студияләре, башка юнәлешләр буенча мастер-класслар үткәрүгә читтән дә осталар чакырмакчылар.
-Каядыр барып бу өлкәдә башкалар тәҗрибәсен дә өйрәнегез, - диде Марат Җаббаров. –Яшьләргә монда алган күнекмәләр тормышта гел кирәк булачак. Иң яхшы инвестицияләр – балаларга, үсеп килүче буынга юнәлдерелгән инвестицияләр.
Кунак “Яшьтәш”кә бик кирәк кайбер җиһазлар алуда ярдәм күрсәтү җаен табарга да ышандырды.
Районның социаль-икътисади үсешендә тулаем территориаль продукт күләме – төп күрсәткеч. 2021 елда ул, 2020 елга караганда, 136,7 процентка үскән һәм 31,3 миллиард сум тәшкил иткән.
-Район икътисадының төп нигезе – сәнәгать, - диде район башлыгы Фердинат Дәүләтшин, 2021 елда “Чирмешән муниципаль районын социаль-икътисади үстерү йомгаклары һәм 2022 елга бурычлар турында” отчет докладында. -Аның 90 проценты – нефть чыгару өлеше.
2021 елда “Татнефть” җәмгыяте һәм 8 кече нефть компаниясе районда 3,8 миллион тонна нефть суырттылар.
Узган елда, докладчы әйтүенчә, салым һәм салым булмаган керемнәр күрсәткечләрен үтәү киеренке булса да, план 114 процентка үтәлгән, алар 358, 1 миллион сум күләмендә җыелган.
-Районда кече һәм урта эшкуарлык субъектларына булышуга, аларны яклауга аерым игътибар бирелә, - диде район җитәкчесе. -2022 елның 1 гыйнварына 298 шәхси эшкуар һәм 56 берәмлек икътисади актив кече предприятие теркәлгән. Үзмәшгульләр саны бер ел эчендә 469дан 607 берәмлеккә җитте.
Фердинат Дәүләтшин авыл хуҗалыгы тармагындагы күрсәткечләргә дә тукталды, соңгы 6 елда продукция җитештерүнең 4,7 тапкыр артуын әйтте.
Бу, билгеле, иң элек районга көчле инвесторлар килү белән бәйле. Бүген сөрүлек җирләрнең 41,5 мең гектарын, ягъни 58 процентын алар эшкәртә. Үсемлекчелектә “БИО-АГРО”, “ЧИРМЕШӘНАГРО”, “Сөлчә”, “Әккәрәй”, “Тепсуркаев В.Ә.” җәмгыятьләре уңышлы эшлиләр.
2021 елда авыл хуҗалыгын үстерүгә төрле дәрәҗәдәге бюджетлардан 195 миллион сум акча бирелгән, алар 30га 70 программасы буенча техника, шулай ук минераль ашламалар, ягулык-майлау материаллары, запас частьләр, бөртеклеләр, азык культуралары орлыклары алуга тотылган.
Дөрес, районның терлекчелек тармагында күрсәткечләр әлегә бик тыйнак. Алай да киләчәккә йөз тотып башкарылган эшләр дә бар.
Бары безнең районда гына да шәхси хуҗалыклардагы, сөт юнәлешендәге 135 мини һәм микро- фермалар төзелешенә республика бюджетыннан 27,5 миллион сум, ә җирле бюджеттан, 2015-2021 елларда, төзелеш материаллары, таналар һәм саву аппаратлары алуга 10,3 миллион сум акча бирелгән.
Былтыр республика программалары хисабына, барлыгы 600 миллион сумлык социаль объектлар, күпквартиралы йортлар һәм юл челтәрләре төзелгән һәм капиталь ремонтланган.
Районның социаль-икътисади үсешен билгеләүдә демографик процесслар һәм эшсезлек дәрәҗәсе төп барометрларның берсе. 2021 елның 1 гыйнварына районда даими яшәүчеләр 18 мең 352 кеше. ЗАГС бүлеге мәгълүматлары буенча былтыр 68 бала (2020дә – 58) туган, кызганыч, 376 кеше үлгән. Халык картая, яшь структурасы начарая бара. 58 пар гаилә корган, 45 гаилә таркалган...
Теркәлгән эшсезләр 55 кеше.
Муниципаль район башлыгы башка өлкәләрдә узган елдагы һәм быелгы хәлгә дә анализ ясады, бурычлар турында сөйләде.
Отчет доклады буенча фикер алышулардан соң, Марат Җаббаров һәм Фердинат Дәүләтшин хезмәтләрендә югары уңышлар яулаган алдынгыларга һәм ветераннарга бүләкләр тапшырдылар.
фото: Кадыйр Гомәров, Гөлсирә Шәрифуллина, Илсөяр Гайнетдинова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев