Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Советлар һәм тормыш

Югары Кәминкә җирлегендә суүткәргечләрне өлешчә яңартачаклар

Быел Югары Кәминкә һәм Керкәле авыллары халкын су белән тәэмин итүне яхшырту максатында 38 милионнан күбрәк суммага суүткәргеч линияләренә өлешчә реконструкция ясалачак.

Әлеге эш “Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү” төбәк проекты кысаларында башкарылачак икән. Югары Кәминкә авыл җирлегендә узган халык җыенында шундый хәбәр ишеттек. Җирлек башлыгы Мингали Минһаҗев әйтүенчә, реконструкция кысаларында ике авылда – Керкәледә, Югары Кәминкәдә “колхозлар заманында” төзелгән су җыю башнялары яңартылачак, элеккегеләре искереп черегән. Шулай ук 980 метр арада Югары Кәминкә мәктәбенә һәм Керкәлегә керү юлы уңаендагы аренда торакларына яңа суүткәргечләр сузылачак. Бу – әлеге җирлектә быелга планлаган иң зур эш. Әлбәттә, һәр җирлектәге сыман монда да ел дәвамында  юлларны, яктырткычларны тәртиптә тоту, чисталык өмәләре оештыру зарур.

-Былтыр Югары Кәминкә авылының Ленин урамына 364 метр арада асфальт өслекле тротуар ясалды. 2 миллион сумлык грант акчасын Югары Кәминкәдәге Совет урамы һәм Керкәле авылындагы Ленин урамы юлына 600 метр арада вак таш түшәүгә тоттык. Югары Кәминкәдә Ленин һәм Керкәледә Ногманов урамнары юлларындагы чокыр-чакырлар ямалды. Элеккеге колхоз заправкасы янында нефтьчеләр 50 төп нарат үсентесе утыртты, - диде Мингали Минһаҗев узган елда башкарылган кайбер эшләрне атап.

Авылның киләчәге – балаларда дип бер генә кабатламыйбыз. Кызганыч, Югары Кәминкә авыл җирлегендә дә былтыр нибары ике бала туган, ә бакыйлыкка күчкән авылдашлар – җидәү. Җирлектә 284 хуҗалык исәпләнә, шуларның 8нә җәйге чорда гына кайтып яшиләр, 21е – буш йортлар. Өч авылда барлыгы 503 кеше исәпләнә.

Югары Кәминкә гомуми белем бирү мәктәбендә 18 бала укый. Кайбер балалар: биш укучы – Күтәмә, ике укучы – Лашман, ике укучы – Бәркәтә, бер укучы Чирмешән лицеена йөреп белем алалар.

Авыл җыенында катнашкан район башлыгы Рамил Айбатов Югары Кәминкә мәктәбе каршындагы юл участогына ремонт кирәклеген әйтте. Ул чүп түгү, үзсалым җыю, ташландык хуҗалык биналарын тәртиптә тоту, аларны куркынычсыз итү мәсьәләләренә тукталды. Рамил Тәлгать улы җирлек халкына, махсус хәрби операция зонасындагы сугышчыларга ярдәмнәре өчен, рәхмәтен белдерде.  

Марат Гомәров фотолары.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев