Чирмешән районында яңа җитәкчеләр билгеләнде
Районның оешма, учреждение җитәкчеләренең бу атнадагы эш планеркасында халыкка өч яңа җитәкчене тәкъдим иттеләр.
31 марттан Чирмешәндәге 135 нче янгын-коткару часте начальнигы вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп Владимир Ильич Кожеманов билгеләнде.
1 апрельдән Рөстәм Марат улы Әхмәтҗанов район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе булып эшли башлады. Ә Ольга Николаевна Сайгушева Күтәмә авыл җирлеге җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде.
Гүзәл Шәфыйкова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев