Безнең якташлар рубрикасы буенча яңалыклар
-
Түбән Кармалкадан яшь тикшерүче “Артек”ка барачак
Россия Иҗтимагый палатасында мәктәп укучыларының “Донбасс һәм Новороссияне саклаучылар турында тарихи хәтерне саклыйк” Бөтенроссия интерактив эшләр конкурсы җиңүчеләре арасында Түбән Кармалка мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Алена Зайцева да бар.
-
Чирмешәннән Гатиннар гаиләсе шахмат буенча республика ярышларында катнашачак
Чирмешәнлеләр Базарлы Матакта шахмат буенча “Буыннар бәйләнеше” республика бәйгесенең зона этабында беренче урынны яуладылар.
-
Чирмешән районында тагын бер әбигә 101 яшь тулды
Яңа Элмәледән Анастасия Кириллованы туган көне белән котладылар. Аңа 101 яшь тулды.
-
Лашманнан ветеран укытучы хатынын юксына
Минәхтәм Фатыйхов хатыны Халисәгә багышлап бәет язган
-
Күтәмә клубы директоры булачак хатынын ике ел күзәтеп йөргән
Күтәмә авылыннан Семайкиннар быел гаилә коруларының 55 еллыгын билгелиләр
-
Сосновка остасы Татьяна Статина үз аккошын фоамиран чәчәкләр белән бизәгән
Сосновка авылыннан Татьяна Статина берничә ел элек үзенчәлекле шөгыль үзләштергән. Ул чәчәкле яктырткычлар иҗат итә.
-
Түбән Чегодай авылыннан 95 яшьлек Әминә әби Мөхәммәтшина больница юлларын таптаган кеше түгел
Түбән Чегодай авылында гомере буе терлекчелектә эшләгән Әминә әби Мөхәммәтшинаның бүләкләре күп булгандыр. 8 март көнне аңа медаль дә тапшырдылар.
-
Кармыштан Илсөя Гыймадиеваның помидоры өлгерә
Кармыш авылында яшәүче Илсөя апа Гыймадиева озакламый якыннарын тәрәзә төбендә үскән помидорлар белән сыйлар.
-
Чирмешәннән Анна Свастьянова оста зоотехник, игелекле килен
Чирмешәннән Анна Севастьянованың 90 яшьлек юбилеена балалары истәлекле бүләк ясаганнар. Алар әниләренең гомер юлын чагылдырган стенд эшләгәннәр.
-
Марат Чанышев Мәскәүдән Иске Кадига җылы истәлекләр һәм җырлар белән кайткан
Иске Кади авылына “Россия” телевизион каналыннан төшерү төркеме килде. Алар Андрей Малаховның “Чын күңелдән җырлар” тапшыруы өчен материал тупладылар.
-
Бәркәтәдән - 90 яшен тутырган Миннур Сәлахиева кочегар булып эшләгән
Бүген Әлмәт шәһәрендә яшәүче Миннур әби Сәлахиевага балалары 90 яшьлек юбилеена зур бүләк ясадылар, туган көнендә туган авылы Бәркәтәгә алып кайттылар.
-
Иске Үтәмештән Иззатуллиннар сөт сатып, айга 75 мең сум керем ала
Сөтбикә, Аккорсак, Аккойрык, Бәләкәй, Белка, Марго, Тургай, Сыерчык, Алмачуар – болар Иске Үтәмеш авылыннан Таһир һәм Алсу Иззатуллиннар хуҗалыгындагы мөгезле эре терлекләренең әле кайберләренең генә кушаматлары.
-
Мордва йолаларын күрсәткән чирмешәнле Митяевлар фестивальдә җиңгән
“Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы – Тарихта без эзлебез” республика фестиваленең Сарманда узган зона турында Чирмешән данын яклаган Митяевлар нәселе III урын яулады. Алар акчалата сертификатка ия.
-
Чирмешән районының “Безнекеләр” командасы “Әйдә, ШаяРТ!” фестивале җиңүчесе
Районның “Безнекеләр” командасы “Әйдә, ШаяРТ!” татар КВН лигасы фестивалендә III урын алды. Алар Казанда узган бәйгедә Дипломга һәм акчалата бүләккә ия булдылар.
-
Чирмешән районы егетләре Себернең иң байлары арасында
Әмир егетләре, Себердә яшәп, туган як мәнфәгатьләрен кайгыртып яшиләр.