Күтәмә клубы директоры булачак хатынын ике ел күзәтеп йөргән
Күтәмә авылыннан Семайкиннар быел гаилә коруларының 55 еллыгын билгелиләр
- Әүвәл бер-берең белән мавыгу була, ә чын мәхәббәт олыгайгач, бер-береңнән башка бер мизгел дә тора алмый башлагач килә. Менә шул була инде ул чын хисләр, - диләр Күтәмә авылыннан Александр һәм Лидия Семайкиннар. Өлкәннәр тигез тормышларының серләре белән уртаклаштылар.
Алар икесе дә тумышлары белән Күтәмә авылыннан, шунда үскәннәр, шунда кавышканнар.
- Мәктәптә 10 нчы сыйныфта укыганда үзешчән сәнгатьтә катнаштым. Александр ул вакытта клуб директоры иде, безнең белән репетицияләр оештырып, җырлар өйрәтте. Бергә чыгыш та ясап йөрдек, - дип сүзен башлады Лидия Семайкина.
- Безне сәнгать берләштерде дисәм дә дөрес булыр. Шул смотрларда катнашып йөргәндә Лиданы ошаттым, күзәтеп йөри башладым. Шулай ике ел үтеп китте, ул медицина училищесын да тәмамлады. Көннәрдән бер көнне авыл яшьләре кич утыру оештырдылар. Шунда мин ипи авыз иттем, шундый тәмле булды ул. “Моны кем салды?” – дим. “Мин”, - дип җавап кайтарды Лида. Менә шул кичәдә өйләнергә дигән карарга килдем инде. “Бу кыз белән ачка үлмәм”, - дип уйлап куйдым. Ул чакта миңа инде 25 яшь иде, - ди гаилә башлыгы, үткәннәрне искә төшереп.
Александр Петрович 40 елдан күбрәк туган авылында төрле җитәкче вазифаларда эшләгән. Лидия Александровна озак еллар авыл медпунктын җитәкләгән, соңрак балалар бакчасы мөдире булган. Семайкиннар өч бала тәрбияләп үстергәннәр, хәзер инде унике оныклары, өч оныкчыклары да бар.
Өлкәннәр әйтүенчә, бер-береңне тулыландырып, үзара аңлашып яшәсәң, гаиләдә гармония дә була.
- Александр ул яхшы күңелле, игътибарлы, акыллы, кайгыртучан, - ди хуҗабикә тормыш иптәшен мактап.
- Лида холкы буенча холерик, кызып китүчән, ә мин сангвиник, аны тынычландырып җибәрәм. Гаилә тормышы тигез, тыныч барсын өчен береңә булса да психолог булырга кирәк. Иптәшеңнең ихтыяҗларын да үзеңнеке белән тигез күрергә кирәк. Әлбәттә инде, бер-береңә карата хөрмәт, ихтирам да булырга тиеш, юл куя белү зарур. Кайвакыт әйтәсе килгәнне дә әйтеп бетермәү мөһим. Кызулык белән авыр сүзләр әйтеп ташлау була, тик әйткән сүз аткан ук кебек бит, кире кайтарып булмый. Шуңа әйткәнче мең кат уйларга, тынычланырга кирәк, - дип тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашты Александр Петрович.
Гомумән, өлкәннәр бүгенге тормышларыннан бик канәгать. Үзләре әйтмешли, гаиләләре зур, тату, димәк, гомерләре бушка узмаган. Олы яшьтә булуларына карамастан, алар әле бүген дә хуҗалыкларында тавыклар асрыйлар, итлеккә әле ике дуңгыз баласы да бар. Элегрәк сыер да тотканнар, тик хәзер инде анысын бетергәннәр. Бүген алар бер-берсенә җылы мөнәсәбәтләрен саклап, балаларына һәм оныкларына үрнәк булып яшиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев