Түбән Кармалкадан яшь тикшерүче “Артек”ка барачак
Россия Иҗтимагый палатасында мәктәп укучыларының “Донбасс һәм Новороссияне саклаучылар турында тарихи хәтерне саклыйк” Бөтенроссия интерактив эшләр конкурсы җиңүчеләре арасында Түбән Кармалка мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Алена Зайцева да бар.
Мәскәүдә узган чарада якташыбыз “Артек”ка юллама белән бүләкләнде.
Аленаның Донбассны саклаучыларның каһарманлыгына багышланган эше жюрины таң калдыра. РФ Мәгариф министрлыгы тарихның мөһим битләре турында хәтер саклаучы укучыларның хезмәтенә югары бәя биргән.
“Артек”ка юллама – хезмәткә бәя генә түгел, ә фикердәшләр белән танышу, яңа тәэсирләр һәм илһам алу мөмкинлеге дә бирә.
Мавыктыргыч сәяхәт, якты очрашулар Аленага киләчәктә дә уңышлар алып килсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев