Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Бәркәтәдән - 90 яшен тутырган Миннур Сәлахиева кочегар булып эшләгән

Бүген Әлмәт шәһәрендә яшәүче Миннур әби Сәлахиевага балалары 90 яшьлек юбилеена зур бүләк ясадылар, туган көнендә туган авылы Бәркәтәгә алып кайттылар.

Юбиляр әби белән без авыл җирлеге бинасында очрашып сөйләштек. Ул Бәркәтә авылында туып үскән.

-Яшьли колхозда эшли башладым. Балачакта көянтә-чиләк белән кырга көл ташып сиптек. Аннары, бераз үсә төшкәч, безне тары кырларыннан каргаларны, чыпчыкларны куарга җибәрәләр иде. Иваново өлкәсендә ике ел торф чыгарырга да туры килде. Аннан кайткач, авылдашым Минталипка кияүгә чыктым, - дип сөйли башлады Миннур Сатдар кызы. – 38 ел бергә гомер иттек, өч бала үстердек.

Сүз уңаеннан, бүген бер кызы, гаиләсе белән, Түбән Камада, икенчесе - Яр Чаллыда, улы Әлмәттә яши.

Авылга газ кергәч, якташыбыз Лениногорск шәһәрендә операторга укып кайта һәм 17 ел колхоз фермасында кочегар (оператор) булып эшли. Бер елны фермада газ миче шартлый. Аны ремонтласалар да, әлеге мичне, Миннур ападан кала,  берәү дә кабызырга батырчылык итми.

-Бисмилламны әйттем дә, Аллаһыма тапшырам дип, чырагачны кабызып, факелга суздым. Мич кабынып китте, - дип искә алды юбиляр.

Аннан соң ул авылдашларына биш елга якын матбугат басмалары тарата – хат ташучы булып эшли.

-Ул чакта һәр йортка берничә газета-журнал килә иде. Бәйрәм саен йөзләгән открытка да тараттым. Телефон юк, халык хат яза торган еллар, - дип дәвам итте сүзен Миннур әби. – Әле бит чөгендер дә бүлеп калдыралар, аны да эшләргә кирәк. Балаларга да күп эләкте, алар миңа почта таратырга да, чөгендер эшкәртергә дә булышалар иде.

Әби гомер буе Бәркәтә авылында яши, ләкин Әлмәттә яшәүче улының хатыны үлгәч, ул вакытлыча шәһәргә китә, улына оныкларын карарга булыша. Бүген инде алар үскәннәр, гаилә корганнар.  Ләкин улы авылдагы йортны сатып, әнисен бөтенләйгә шәһәргә алап китәргә карар кыла.

-Мин каршы булмадым. Йортны сатарга ризалаштым, - дип куйды әби. – Аллаһыма шөкер, авылда да күршеләрем бик яхшы иде, шәһәрдә дә әйбәтләр. Улым белән икәү яшибез. Ул эшкә китә, мин өйдә кайнашам. Телевизор карыйм, дини китаплар укыйм, дисбемне тартам, ашарга пешерәм. Улым: “Әни, көн дә пешермә, бер ашны ике көн ашасак та ярый бит”, - ди. Ә мин үзем свежийны яратам, аннан соң көнне дә үткәрергә кирәк бит. Менә шулай яшибез. И, балалар, мин бит сөйләргә яратам. Рәхмәт, тыңлап утырганыгыз өчен, - дип тә куйды әңгәмәдәшебез.

Миннур әбине районнан да котларга килгәннәр иде. Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рушания Әхмәдуллина аңа район башлыгы исеменнән котлау открыткасы, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы да авылдашын хөрмәт йөзеннән бүләкләр белән сөендерде.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев