Чирмешәннән Гатиннар гаиләсе шахмат буенча республика ярышларында катнашачак
Чирмешәнлеләр Базарлы Матакта шахмат буенча “Буыннар бәйләнеше” республика бәйгесенең зона этабында беренче урынны яуладылар.
Район данын район финанс палатасының элеккеге җитәкчесе Шәүкәт Гатин, РФ Пенсия һәм социаль иминият фондының райондагы клиент хезмәте җитәкчесе Лилия Гатина һәм аның улы – Чирмешән лицееның 5 нче сыйныф укучысы Нуриман яклады. Турнир нәтиҗәләре буенча алар һәрберсе үз яшь категориясендә беренче урынны яулап, финалга уздылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев