Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Иске Үтәмештән Иззатуллиннар сөт сатып, айга 75 мең сум керем ала

Сөтбикә, Аккорсак, Аккойрык, Бәләкәй, Белка, Марго, Тургай, Сыерчык, Алмачуар – болар Иске Үтәмеш авылыннан Таһир һәм Алсу Иззатуллиннар хуҗалыгындагы мөгезле эре терлекләренең әле кайберләренең генә кушаматлары.

Әлеге шәхси хуҗалыкта 16 баш мөгезле эре терлек асрыйлар. Шуларның Унысы савым сыеры, бер яшьлек өч үгезне итлеккә симертәләр, яңа туган өч бозау да бар. Җигелә торган ат - зур хуҗалыкта төп ярдәмче.

Әлеге язмамның геройлары 2002 елда, әле колхозлар көчле вакытта, Иске Үтәмешкә кайтып төпләнәләр. Үз шәхси хуҗалыкларын 2010 елда бер сыер белән башлап җибәрәләр, әкренләп аларны биш башка җиткерәләр.

- 2017 елда савым сыерлары санын сигезгә җиткерү шарты белән махсус программага кердек. Дәүләттән бирелгән субсидияне файдаланып, абзар төзедек, - диде Алсу ханым. – Мал асрарга урын иркенәйгәч, сыерларның санын 11гә җиткергән еллар да булды.

Бүген алар  сигез сыер савалар, икесе ташлаткан, өчесе инде бозаулаган. Ике көнгә бер тапкыр уртача 220 литр сөт тапшыралар. Сөт җыючы Аксубайдан кыш айларында көнаралаш, ә җәен һәр көнне килә.

- Декабрьдән сөт сатып алу бәясен 32 сумга күтәрделәр, хәзер айга 75 мең сум чамасы керем алабыз, дөрес, чыгымнары да байтак, шулай да без канәгать, - диләр хуҗалар. – 11-12 сумнан җыйган вакытлар, түләнми калган акчалар да булды.

Иззатуллиннар хуҗалыгындагы Сөтбикә иң күп сөтлесе: малкай җәй көннәрендә бер сауганда 15-18 литр сөт бирә.

- Малларны көнгә өч тапкыр ашатабыз, эчертәбез. Аларга яхшы печән һәм фураж кирәк, - диде йорт хуҗасы. – 13 гектардан күбрәк кырыбыз бар, шуннан 120 төргәк печән әзерләдек. Үзебезнең техника юк, бу эштә авылдашыбыз, дустыбыз Сәгыйть Хөснетдинов гаиләсе булыша, рәхмәт аларга. Бер елга 20 тонналап фураж җитә, аны өлешләп сатып алабыз.

Малчылар бозауларның күпчелеген өч айга кадәр үстереп саталар, берничә башын симертеп суялар, үзләреннән артканын саталар да.

- Азык әзерләгәндә балалар булыша, эш барыбызга да җитә. Малайлар кайтканда терлекләр янына бергә чыгабыз, алар ярдәм итә, - диде йорт хуҗасы. – Безнең эш көне иртәнге сәгать 4ләрдә башланып, кичке 7гә кадәр дәвам итә. Җәен тагын да иртәрәк торырга туры килә.

Иззатуллиннар, сыер сатып алырга тырышмыйлар, гадәттә, сөтле сыерларының таналарын үстерәләр.

- Шуны күзәткән бар, сөтле сыер күбрәк үгез бозау китерә, - ди Алсу апа.

Марат Гомәров фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев