Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Сосновка остасы Татьяна Статина үз аккошын фоамиран чәчәкләр белән бизәгән

Сосновка авылыннан Татьяна Статина берничә ел элек үзенчәлекле шөгыль үзләштергән. Ул чәчәкле яктырткычлар иҗат итә.

Якташыбыз аларның чәчәкләрен замшага охшаш фоамиран дигән декоратив материалдан ясый.

- Чәчәкләр ясыйм, “светильниклар” җыям, ирем аннары аларны электрдан кабызырлык итә. Хәтта заказлар да булгалады. Кешеләр туган көннәргә, 23 февральгә бүләк ясап сорыйлар. Чирмешәнгә, Самарага да алып китүче булды. Үзебезнең авыл клубына, мәктәпкә, төрле күргәзмәләр оештыруга да әзерлим, - ди Татьяна Викторовна. – Бер яктырткычның эшен тәүлек эчендә төгәлли алам.

Фоамиран һәм җилемнән (клей) ясалган чәчәкләр - бик вак эш икән. Һәрбер элементны аерым сызып, кисеп, ябыштырасы, туры китерәсе бар.

- Кышын, кичләрен, буш вакыт булганда эшләп утырам. Җәй көне яраткан шөгылемә җае чыкмый, бакчада эшләр күп. Шулай да, бер утырсаң аерылып булмый. Бик мавыктыра, кызык эш. Хәтта төне буе эшләп утырып, таң атканын да сизмичә калган чаклар булды. Ул бит әле тизрәк эшеңнең нәтиҗәсен күрәсе килә, ышанасызмы-юкмы ашыйсы да килми. Кайвакыт ирем ят инде, ди. Тик бер башлагач, вакытка карамыйсың да инде, аерылып булмый. Ирем белән улымны тизрәк ашатам да, өй мәшәкатьләрен бетереп, кул эшенә утырырга ашыгам, - ди оста якташыбыз.

Татьяна Статинаның бу шөгыль белән мавыгуының тагын бер сәбәбе бар икән: аның куллары авырта, артроз белән нужалана.

- Кул эше вак моториканы үстерә, куллар хәрәкәтләнеп язылалар, - ди ул.

Моннан тыш якташыбыз алмаз мозаикасыннан картиналар, иконалар ясый, җептән уенчыклар бәйли, аларны синтепон белән тутырып, формага китерә. Әле күптән түгел пенопласттан аккош ясаган, аны да фоамираннан чәчәкләр белән, иске бантикларның ефәк тукымасы белән бизәгән. Иконаларның берәрсен якташыбыз махсус хәрби операциядәге улына да җибәрергә ниятли: улын яклап, саклап торсын өчен.

Илсөяр Гайнетдинова фотолары һәм видеосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев