Авыл хуҗалыгы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Азык запаслары күп түгел
Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә әлегә нибары 604 тонна печән (планлаганның 11 проценты), 1580 тонна сенаж (6 процент) әзерләнгән.
-
Чирмешән районында корылык үләннәр үсешен дә тоткарлый
Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм фермерларда планлаганның 8 проценты кадәр, ягъни 474 тонна печән әзерләнгән.
-
“ЧИРМЕШӘНАГРО”ның бер механизаторы 129 мең сум хезмәт хакы алган
“ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыяте үз хезмәткәрләренә май ае өчен хезмәт хакы биргән. Язгы кыр эшләрендә армый-талмый эшләгән механизаторлар арасында кулларына 100әр мең сумнан күбрәк акча алучылар бар.
-
Чирмешән районында май аенда уртача 2,2 миллиметр яңгыр яуган
Бакчаларда, басуларда бар да дымга сусый. Районыбызда инде ике айлап яңгыр яуганы юк.
-
“Ильхан”да сенаж салалар
Бу хуҗалыкта инде берничә көн сенаж салалар. Былтыр 240 гектарда чәчелгән люцерна үләне ярыйсы ук үсеп өлгергән.
-
Чирмешән районы хуҗалыклары терлек азыгы әзерләү техникасы хәстәрен күрә
Казаннан килгән вәкилләр - авыл хуҗалыгы һәм Гостехнадзор хезмәте белгечләре районыбыз хуҗалыкларындагы терлек азыгы әзерләү техникаларының төзеклеген бәяләде.
-
Берничә көнлек эш калды
Чирмешән районы хуҗалыкларында бу атна азагында чәчү төгәлләнәчәк.
-
Чирмешән районында тагын 11 мең гектарда чәчү үткәрәсе калган
Тиешленең 74 процент өлешендә, ягъни 34 мең гектарда орлыклар җир куенына салынган инде.
-
Чирмешән районы хуҗалыкларында көнгә тулаем 18 тоннадан күбрәк сөт җитештерелә
Республиканың башка районнары белән чагыштырганда әлеге күрсәткеч мактанырлык күп түгел, әмма былтыргыдан 1 тоннага артыграк.
-
“ЧИРМЕШӘНАГРО” үрнәк күрсәтә
Чирмешән районының авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә чәчү темпы көчәя бара.
-
Чирмешән районы хуҗалыклары арпа, бодай, борчак чәчәләр
“ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыяте техникалары тәүлек әйләнәсе кырда. Алар борчак чәчүне бер тәүлектә төгәлләделәр дә, ягъни аның орлыгын 204 гектарда туфракка күмдерделәр. 100 гектарда арпа чәчәргә дә өлгергәннәр, аны барысы 617 гектарда игәргә планлаганнар.
-
Чирмешән районы күмәк һәм крестьян-фермер хуҗалыклары сөт җитештерүне арттырганнар
2023 елның тәүге ике аенда районның күмәк һәм фермер хуҗалыкларында 1070, 7 тонна, ягъни узган елның шушы чорындагыдан 95,5 тоннага күбрәк сөт җитештерелгән.
-
“БИО-АГРО” җәмгыятендә арпа чәчә башлыйлар
“БИО-АГРО” җәмгыятендә бүген арпа чәчүгә керешмәкчеләр. Җир өлгергән, орлык әзер, ашламалар, ягулык белән тоткарлык юк.
-
Чирмешән районында язгы кыр эшләренә керештеләр
“Әккәрәй” җәмгыятендә күпьеллык үләннәрне тулысынча, 337 гектарда минераль ашламалар белән тукландырдылар да.
-
Чирмешән районында кырга чыгачак тракторларның төзеклеген тикшерәләр
Районда язгы кыр эшләренә 221 трактор чыгарга тиеш. Гостехнадзор белгечләре бу көннәрдә аларның төзеклеген бәяли.