Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районы хуҗалыкларында көнбагыш гектарыннан 22,5 центнер уңыш бирә

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең 7 октябрьгә мәгълүматлары буенча, район хуҗалыкларындагы көнбагыш басуларының 4770 гектарыннан, ягъни тиешленең 46,5 процент өлешеннән бөртекләр суктырып алынган, гектар көче уртача алганда 22,5 центнер тәшкил итә.

“ЧИРМЕШӘНАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ”ндә көнбагыш суктыру эшләре ахырына якынлаша, аларда әлеге культураны 436 гектарда иккәннәр. “ЧИРМЕШӘНАГРО”да бу басуларның 85,5 процент өлешеннән уңыш җыеп алынган. “БИО-АГРО” җәмгыятендә, “Тепсуркаев В.Ә” крестьян-фермер хуҗалыгында көнбагыш кырлары мәйданнарының яртысы гына суктырылган әле.

Район хуҗалыкларында план буенча көздән 45 мең 963 гектар кыр туңга сөрелергә, эшкәртелергә тиеш. Бүген шуның 29 мең 559 гектарыннан, ягъни 64 проценты өлешеннән агрегатлар үткән. Җир эшкәртү эшен районда, көнбагыш кырларыннан башка, “ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыяте төгәлләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев