Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районы хуҗалыкларында 64 мең 491 тонна ашлык суктырылган

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, район хуҗалыкларында бөртеклеләр барлык мәйданнарның 26528 гектарыннан җыеп алынган, бу – тиешленең 77 проценты.

Районда әлегә 69 мең 491 тонна ашлык җыелган, гектар көче уртача 26,2 центнер тәшкил итә.

Хуҗалыкларда көзге чәчү планы – 12402 гектар, бүгенгә шуның 8613 гектарыннан чәчкечләр узган, бу – тиешленең 69 проценты. “Тепсуркаев В.Ә.” кретьян-фермер хуҗалыгында, “БИО-АГРО” җәмгыятендә чәчү эшләрен төгәлләделәр.

“ЧИРМЕШӘНАГРО”да чәчеләсе кырларның – 85, “Сөлчә”дә – 48, “Әккәрәй” җәмгыятендә 40 процент өлешендә орлыклар җиргә күмдерелгән.

Марат Гомәров фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев