“Ильхан” җәмгыятенә республика ярдәме белән 433 баш тана алганнар
Узган атнада “Ильхан” җәмгыятенә 33 баш тана алып кайттылар. Ел башыннан әлеге хуҗалык бу терлекләрне 133 башка арттырган, әле тагын алып кайтырга тиешләр. Монда былтыр да 300 баш нәселле буаз таналар кайтарганнар.
Әлеге маллар район башлыгы Рамил Айбатов инициативасы, республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә алынды. Чыгымнарның бер өлешен “Ильхан” үзе түли.
Бүген Югары Кәминкә авылындагы “Ильхан” җәмгыяте – районда иң күп сөт җитештерүче хуҗалык, биредә көн саен уртача 11 тоннадан артыграк, ягъни былтыргыдан 3 тоннадан күбрәк сөт савалар. Һәр сыердан – уртача 21 литр. Монда 1368 баш мөгезле эре терлек санала, шуларның – 596сы савым сыерлары.
–Без монда Туймәттән килеп йөрибез. Дөресрәге, вахта йөртә, иртән килеп ала, кич белән кайтара. Шулай ук Кара Чишмә, Керкәле, Югары Кәминкә авылларыннан да килеп эшләүчеләр бар. Эш шартлары бик әйбәт. Хезмәт хакын вакытында түлиләр, аванс та бирәләр. Сыер савучылар аена уртача 40 мең, терлекчеләр 30 мең сум хезмәт хакы алалар. Белгечләрнең хезмәт хакы тагын да югарырак. Әле махсус кием дә бирәләр, – ди җәмгыятьтә сигезенче ел хезмәт куючы бригадир Дания Сәхапова.
Хуҗалыкта терлекләр берничә төркемгә бүленгән, алар уннан артык. Малларның бер өлеше ачык һавада йөри, тагын бер өлеше корпусларда тора. Яңа кайткан таналарны аерым корпуска урнаштырганнар, бозаулар өчен дә махсус бина бар.
–Ай саен малларны үлчибез. Бозау караучыларның эш хакы “привес”ка карап билгеләнә, – диде Дания.
Гомумән, комплекста малларга карата барлык диагностик-профилактик ветеринария чараларын төгәл үтиләр. Без килгән көнне дә монда район үзәгеннән ветеринарлар килгәннәр иде, җирле белгечләр белән маллардан кан алдылар.
Белгечләр дигәннән, “Ильхан”да да кадрларга ихтыяҗ бар: зоотехник, агроном, механик, сыер савучылар, терлекчеләр кирәк. Читтән килүчеләргә барлык уңайлыклары булган йорт та бирәләр югыйсә. Хезмәт хакы да аз түгел. Килүчеләр дә бар, бер ел элек бирегә ике яшь гаилә, барысы да ветеринарлар, күчеп килгәннәр.
Комплекстагы “Карусель” сөт саву залында сыерлар иртәнге биштә савыла башлый, ике сәгатьтә җиленнәр бушатыла. Залга берьюлы 40 сыер кереп баса. Сөт торба буйлап кына йөри.
Бу җәмгыятьтә бар да контрольдә, автоматлаштырылган, бөтен җирдә чисталык, ризык туклыклы, сыйфатлы. Кыш чыгарга җитәрлек азык хәзерләгәннәр.
Корпусларда чисталык хөкем сөрә, барын да җыештыралар, хәтта идәндәге, стенадагы плитәләрне дә яхшы итеп юалар. Кая карасаң да, шланглар сузылган.
Югары Кәминкәдәге “Ильхан” комплексында төзелеш эшләре дә дәвам итә. тагын бер комплексны ясап бетерәсе бар.
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев