Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районының “Сөлчә” җәмгыяте кырларында бүген дистәләгән техника эшли

“Сөлчә” җәмгыятендә механизаторларга кызу чор: матур көннәр торганда, уракны, шулай ук көзге чәчүне дә вакытында төгәллисе бар.

Август аенда ике атналап рәттән яуган яңгырлар көзге эшләребезне нык тоткарлар дип куркыткан иде. Шөкер, соңгы арада табигать бакчаларда эшләргә, игеннәрне урып-җыярга,  көзге чәчүгә  кояшлы көннәрен кызганмый.


 “Сөлчә” җәмгыятенең дә бер басуында комбайннар эшләсә, икенчесендә алардан бушаган кырны тракторчылар эшкәртә. Элекккеге Серебряный Ключ поселогы янындагы солы басуы астына көзге бодай чәчәләр. Фәсыйх Мәхмүтов МТЗ-1221гә тагылган  БДМ агрегаты белән кырны каралтып,  чәчүчеләргә өлгертеп бара.


–Көннәр матур. Иртәнге 7дән кичке эңгер-меңгергә кадәр эшлибез. Җирнең йомшак һәм бик каты урыннары да бар. Тагылма агрегатым 3 метрлап киңлектәге арада туфракны эшкәртү көченә ия, – ди Лашманнан йөреп эшләүче  Фәсыйх  Мәгъсүм улы.


“Сөлчә” җәмгыятендә  көзге бодайны 500 гектарда чәчәргә ниятләгәннәр. Монда механизаторларга эш байтак әле.


–Чәчкечебез яңа, солярка җитә. Шоферыбыз Семен Скворцов орлыкны вакытында ташып тора. 12гә төшке  һәм 4кә кичке ашларны басуга китерәләр.  Эшне ничек тә озакка сузмаска, уҗымнарның кышкылыкка көчәеп, ныгып калырга тиешлеген яхшы беләбез, туфракта дым бар, – диде 30 еллап стажлы тракторчы Воля Кириллов.

Марат Гомәров фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев