Чирмешән районында комбайннар көнбагышка төште
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районында комбайннар көнбагышка төште

“ЧИРМЕШӘНАГРО” һәм “БИО-АГРО” җәмгыятьләрендә кичә көнбагыш уңышын җыя башладылар.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән белешүебезчә, быел район хуҗалыкларында барлыгы 10 мең гектарлап мәйданда көнбагыш игелгән. Әлеге культураны беренчеләрдән булып “ЧИРМЕШӘНАГРО” һәм “БИО-АГРО” җәмгыятьләрендә  суктыра башладылар.

- Безнең хуҗалыкта көнбагыш 5076 гектар мәйданда үстерелде. Бүген 16-19 комбайн Иске Сережкино авылы янындагы басуда эшли. Кырларның төрле урыннары бар, әлегә уңыш гектарыннан 20 центнер чамасы чыга, бу бик яхшы, - ди  “БИО-АГРО” җәмгыяте агрономы Рәдиф Гайнуллин.

  


Нет комментариев