Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешәндә ут бирәләр – су бетә

Чирмешәннең Кояшлы, Курасанов һәм шул яктагы башка урамнарда инде икенче атна көндез электр бирүне туктаталар. Кичен ут бирәләр - су бетә. Безне кисәтүче дә юк, дип хәбәр итте газета укучыбыз Алсу. Без бу сорау белән район электр челтәрләре начальнигы Рәмил Кәримовка мөрәҗәгать иттек. Ул түбәндәгечә җавап бирде: -Без оешмаларга электр...

Чирмешәннең Кояшлы, Курасанов һәм шул яктагы башка урамнарда инде икенче атна көндез электр бирүне туктаталар. Кичен ут бирәләр - су бетә. Безне кисәтүче дә юк, дип хәбәр итте газета укучыбыз Алсу.

Без бу сорау белән район электр челтәрләре начальнигы Рәмил Кәримовка мөрәҗәгать иттек. Ул түбәндәгечә җавап бирде:
-Без оешмаларга электр энергиясен вакытлыча өзү турында хәбәр бирәбез, тик һәр йортка да кереп әйтә алмыйбыз. Әгәр өегездә ут бетсә, 2-27-80 номерына шалтырата аласыз. Анда барын да аңлатачаклар. Әлеге уңайсызлыклар яңа, куркынычсыз линия сузу сәбәпле килеп чыкты. Бу үткәргечләрдә аварияләр килеп чыкмасын өчен эшләнә. Инде эш азаеп бара, берничә көннән яңа үткәргечләр сузуны тәмамлыйбыз.
Су кудыру насосларына да электр шул линиядән килә, шуңа су бетә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан

2
X