Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Мәгариф

Яшь чирмешәнлеләрне ТР Дәүләт Советында бүләкләделәр

ТР Дәүләт Советында “Ватанга хезмәт итү – изге эш” Парламент дәресе – 2025 кысаларында республика күләмендәге бәйге җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләделәр. Алар арасында безнең район укучылары да бар.

Быелгы чаралар Ватанны саклаучылар һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланды.

1 нче Чирмешән мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Кирилл Зорин, “Батырлыкның тере тарихы” номинациясендә иншалар конкурсында икенче урынны яулады. Аның укытучысы Людмила Масаллимова җитәкчелегендә әзерләнгән эше тарихи вакыйгалар аша Ватанга хезмәт итү темасын ачты.

Лагерка мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Иван Матвеев та - призер. Ул 5-6 класс укучылары арасында “Минем гаиләмдә Ватанны саклаучылар” номинациясендә икенче урынга ия. Ваня әтисенең бабасы – Иван Васильевич Матвеевның язмышы гаиләсе өчен батырлык һәм Ватанга тугрылык үрнәге булуын иншасы аша җиткерә алган. Эшен әзерләүдә аңа педагог Венера Фролова ярдәм иткән.

Бүләкләү тантанасын ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ачып, проектта катнашучыларга патриотик тәрбиягә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдергән һәм үткәндәге геройлар турындагы хәтерне саклауның мөһимлеген әйткән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев